Туган авыл (Иптәшем альбомына)

Дөнья гиздем — табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны,
Синдәгедәй юмарт халыкны,
Очратмадым һичбер вакытта...