ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

Караңгы   камера.   Рәшәткәле  тәрәзә.   Кровать,   тумбочка,   башка берни дә юк.   Пәрдә          ачылганда   Ганс   кулы   белән   тумбочкага таянып уйланып  утыра.

Ганс. Көннәр монда өйдәгегә караганда ике өлеш озын булалар икән. Әнинең кайдалыгын әйтмәгән өчен өч көннән бирле тозлы балык кына ашаталар, ә бер тамчы да су эчертмиләр. (Иренен ялый.) Әх, хәзер бер чүлмәк салкын су эчеп җибәрсәң иде. (Пауза.) Әткәй, син күргән газапларны улың да татый башлады. Аңладым, күп нәрсәләргә төшендем. Зурлар шикелле уйлый башладым. Я, пионер Ганс, сиңа да сынау көннәре җитте. Чыдамлыгыңны күрсәт. (Пауза.) Ах, әнкәй, кайгыра торгандыр, бичара. Ә әбекәем ни эшли икән инде? (Җырлый.)

Әнием, мине сагынасыңдыр

Кояш баеганда,

Атасы кебек зур үсте

Сөйгән балаң да,

Канлы бәрелешләр вакытында

Атасы  үчен,

Дошманнардан алыр өчен

Туплый ул көчен.

Ишекнең аръягыннан   „Җырларга   рөхсәт ителми"   дигән   тавыш ишетелә. Ганс аның саен:

 

Канлы бәрелешләр вакытында

Сыйныфы үчен,

Дошманнардан алыр  өчен

Туплый ул көчен.

Ишек артыннан: „Җырларга ярамый диләр бит сиңа, эт баласы!"

 

Җырламагач та, еламагач та, ничек уздырыйм мин ул көнне! (Ишеккә якын килеп.) Сез, әфәндем, бәлкем, еларга да рөхсәт итмәссез! өлә.) Юк әле, Гансның тиз генә еларга исәбе юк. (Пауза.) Ах, эчем яңа, су бирегез. (Ишекне ике кулы белән дөбердәтә.) Болай  җәзалаганчы үтерегез... Су, су... су. (Иреннәрен ялый.) Су, су... (Ишекне дөбердәтә.)

Адольф керә.

Адольф. Хәлләр ничек, кечкенә кеше?

Ганс.  Гадәттәгечә, Гитлер эте.

Адольф. Алай кызарга ярамый, кечкенә кеше. Олыларның әйтүенә карышмаска кирәк. Без сораган әйберне әйтсәң, сиңа су түгел какао да бирерләр иде. Мин сине кызганам. Шуңа күрә бик яхшылап бер сыйламакчы булдым.

Ганс. Шушы сыең, да җитте инде.

Адольф. Дөрес, сине бу йортка алып килүче мин булдым. Билгеле, син моның өчен миңа ачуланасың, ләкин сине моннан котылдыручы да мин булачакмын. Мин үзем дә коммунист кеше бит, әниең минем якын танышым.

Ганс (ирония белән). Ялган, мең кабат ялган! Минем әнинең синең белән нинди алыш-биреше булсын. Кармагыңны салма, карт бүре, мин аңгыра балык түгел.

Адольф. Сез, кечкенә кеше, кызарга бик яратасыз икән. (Пауза.) Ярый, болар калып торсын. Мин бит әле синең белән кычкырышырга килмәгән идем, чибәр егет. Мин синең белән (як-ягына карана) бик әһәмиятле нәрсә турында сөйләшергә килдем.

Бер сакчы подносларга төяп аш һәм эчәргә китерә.

Я, кадерле кунак, рәхим итеп табынга борылып утыруыгызны үтенәм.

Ганс (ирония белән). Түбәнчелекле булуыгыз өчен рәхмәт, әфәндем. (Суны эчеп җибәрә.)

Адольф. Менә шулай.

Пауза. Ганс ашыгып су эчә, аннан аш  ашый.

Их, тыштагы һаваның ямьлелеген белсәң иде, Ганс.

Ганс (эндәшми).

Адольф. Кояш кыздыра, кошлар сайрый, чишмәләр чылтырап ага. Балалар су керәләр. Менә шундый вакытта син монда утырасың. Ләкин сиңа моннан җинел котылырга була бит. Тик син үзең генә котылырга теләмисең. Их балалык, бик күп мөмкинлекләрдән колак кактыра бит ул. Ярый, болар калып торсын. Бүген безнең эш хат язудан торачак.

Ганс. Берьюлы ике эшне эшләп булмый, элек ашыйм, эчим әле - хат качмас.

Адольф.   Менә   сиңа   карандаш,   кәгазь, конверт.

Ганс. Хат, кемгә?

Адольф. Роза Шварц иптәшкә, ягъни сезнең анагызга.

Ганс (ашап туя). Минем күңелне булдырдыгыз, өч көннән бирле ашаган-эчкән юк иде. Тамакны туйдырдыгыз. Күңелегез булсын, сезнең дә теләгегезне үтим алайса.

Адольф. Ләкин хатның бер сүзе дә мин әйткән сүзләрдән читкә чыкмаска тиеш, юкса анаңа авырлык килүе бар. (Хатны әйтә башлый.) „Дөнья йөзендә барлык әйберләрдән дә кадерле булган әнкәем. (Ганс башын бер якка салып яза, Адольф хатның сүзләрен берәмләп әй­тэ тора.) Сиңа үземнең иң кайнар сәламемне юллыйм. Үзем исән-сау. Берлиндәге 5 нче номерлы тоткыннар йортында тәрбияләнәм. Әни, сиңа минем иң соңгы бер үтенечем бар. Мин сине өзелеп-өзелеп сагынам. Син мине сагынасыңмы? Әгәр дә сагынсаң син мине кайтып күрергә тиешсең. Кайт, әни, кайт, сиңа берни дә булмаячак. Улыңны кызганырсың һәм котылдырырсың дип уйлыйм.

                                                                                      Битеннән үбеп,

                                                                                      сөйгән улың Ганс".

Адольф. Булдымы?

Ганс. Булды.

Адольф. Менә шулай, олылар сүзенә итагатьле булырга кирәк. Бүген сиңа кичкә тагын аш бирерләр. (Хатны алып.) Ә нигә конвертка адресын язмадың, мә яз. (Ганска бирә, хатны укый.)

   „Дөнья йөзендә барлык әйберләрдән дә кадерле әнием! Сиңа үземнең кайнар сәламнәремне юллыйм. Үзем исән-сау. Берлиндәге 5 нче номерлы төрмәдә утырам. Әни сиңа минем бер соңгы үтенечем бар. Сагын­саң да син мине күрер өчен кайтырга тиеш түгелсең", тукта әле, син нәрсә язасың, эттән туган! (Тагын укый.) „Кайтма, әни, кайтма. Мин сине көтмим, кайтсаң үтерә-чәкләр. өсенә ачу чыга бара.) Эшчеләр сыйныфы каршында синең юлың саф.

                                                                                               Битеңнән үбеп,

                                                                                            сөйгән улың Ганс".

(Ачуланып.) Ә адрес?

Ганс (эндәшми).

Адольф (аның алдындагы конвертка ташланып), Берни язмаган, ах эт баласы! (Гансның яңагына бик каты суга. Ганс кычкырып егыла.) Яздырырбыз, барыбер яздырырбыз. (Чыгып китә, Ганс һушына килә алмыйча ята.)

Сакчы   кереп тумбочка өстендәге   әйберләрне  алып   чыга. Ганс бераздан һушына килеп башын тота. Әкрен генә тора.

Ганс. Ләгънәт яусын сиңа, эт токымы! үзендәге яшьләрен сөртә.) Әх, белсәң иде, әни, улыңның... (Елый, күз яшьләрен сөртә.) Тукта, тукта мин елап үземнең антымны бозам ич. Пионер Ганс, нинди генә авырлык күрсә дә еларга тиеш түгел. өч-хәл белән торып, кроватька утыра, ишектән сакчы керә.)

Сакчы. Әй бәхетле малай да икәнсең. Ит пирогы китергәннәр бит, ит пирогы.

Ганс (эндәшми).

Сакчы. Нәрсә эндәшмәгән буласың?

Ганс. Ашыйсым килми, бик яхшы сыйлап чыктылар.

Сакчы. Ит пирогы ашыйсың килмиме?

Ганс (пирогны алып тумбочкага куя). Рәхмәт сезгә сакчы иптәш.

Сакчы. Иптәш... Ничек әле, иптәш дисеңме? Мин сиңа ничек иптәш булыйм ди?

Ганс. Син абый да миңа.

Сакчы. Мин төрмәдә утыручыларның берсенең дә иптәше түгел. Дәүләткә хыянәт итүчеләрнең иптәше була алмыйм мин. Ләкин шулай да мин сине кызганам. Син минем үлгән улыма бик ошыйсың. Аның да күзләре нәкъ синеке төслеләр иде. Ай, кызганыч үлем белән үлде соң, мескенем. Газ заводы шартлаганда һәлак булды.

Ганс. Ә син соң, абый кеше, дәүләткә хыянәт итүчеләр турында ныклырак уйлап караганың юкмы? (Пи­рогны сындыра, аның эчендәге кәгазь кисәген күреп тиз генә яшерә.) Алар бит якты тормыш өчен көрәшүче кешеләр. Мин бит бернинди хыянәтче түгел. Әнием эшчеләргә туры юл күрсәтүче - революционер. Фашистлар аны тота алмыйлар, шул ачудан мине җәзалыйлар. (Сакчыга пирог кисәген, суза, сакчы башта алмый, уңайсызлана, тирә-якка караганнан соң гына пирог кисәген алып, тиз-тиз ашый башлый.)

Абый, бу пирогны ни эшләп алай тишкәләп бетергәннәр?

Сакчы. Пирог эчендә төрле язулар кертмәсеннәр дип шулай эшлиләр. Әле пирогны сиңа бөтенләй бирмәскә уйлаганнар иде, дежурный надзиратель генә яклады үзеңне. (Пауза.) Егет син! үзең кечкенә булсаң да, зур эшләр турында сөйлисең, ә мин менә зур булсам да, нәни фикерләр тирәсендә генә әйләнәм. Ярый, хуш хәзергә, кечкенә кеше.

Сакчы (ишеккә җитәр алдыннан). Ничек ди әле, алар турында ныклабрак уйлап караганың бармы диме? (Туктап уйлый да, тиз генә ишектән чыгып китә.)

Ганс (елмаеп озатып кала, яшергән хатны укьт башлый).

„Тыныч бул, күз нурым мин сине өзелеп көтәм. Тиздән күрешүебезгә ышанычым зур. Мангаеңнан үбеп, әниең". (Хатны күкрәгенә кыса.) Әни язган хат. Димәк, әни исән, димәк, әни кайткан. Тиздән күрешүе­безгә ышанычым зур. Менә монсы аңлашылмый. Монда килеп күрмәкче буламы әллә? Юк, аңар монда килергә һич ярамый. (Хатны тагын укый.) „Тыныч бул, күз ну­рым, мин сине өзелеп көтәм. Тиздән күрешүебезгә ыша­нычым зур. Маңгаеңнан үбеп әниең". (Шатлыгыннан әрле-бирле йөри башлый һәм, кинәт туктап, уйга кала.) Тукта, Ганс, артык шатланма. Бусы да шул ук фашист этләренең берәр хәйләсе түгелме икән...

Ишек ачыла. Ишектән сакчы белән надзиратель керәләр.

Надзиратель. Ганс Щварц, сезнең өстегездән, олыларга буйсынмый дигән бер жалоба бар.

Ганс (эндәшми).

Надзиратель. Безнең шартларга риза булмаганың өчен, безнең тәрбияләүчеләргә карышканлыгың өчен, без сине башка төрмәгә күчерергә булдык. (Сакчыга.) Бар, әйт, автомобильне хәзерләсеннәр. (Сакчы чыга.) Дәүләткә хыянәт итүчеләрнең балалары да үзләре төс­ле үк булалар инде. (Әкрен генә.) Ганс, пирог эченнән хатны алып укыдыңмы?

Ганс (эндәшми).

Надзиратель (кычкырып). Әгәр дә Адольф Мейерның әйткәннәре дөрес булса... (Әкрен генә.) Тиз әйт, укыдыңмы?

Ганс (эндәшми).

Надзиратель (көлеп). Онытканмын да бит. Күрешик әле. Балдакны онытмагансыңдыр?

Ганс (күрешә, парольне искә төшерә). Балдагыгыз ялтырый икән.

Надзиратель. Әнием истәлеге итеп киеп йөрим мин аны.

Ганс. Абый! (Кочагына ташланмакчы була, Эрнст аны читкә этәрә.)

Надзиратель.   Ярый, әзерләнегез,   Ганс   Шварц.

Ганс. Димәк, син, абый, минем әниемнең фикердәше?

Ишек ачыла, аннан   сакчы    керә.

Надзиратель. Кечкенә хыянәтче Ганс Шварцны алып чыгарга!

С а к ч ы. Тыңлыйм.

Алдан надзиратель, аның  артыннан Ганс һәм сакчы чыгалар. Камера ишеге ачык тора. Ишек алдында автомобильләрнең кычкырту тавышлары, мотор  тавышы.  Бераздан  Адольф  һәм төрмә башлыгы йөгереп керәләр.

Төрмә башлыгы (башын  тотып). Уф, башым бетте, башым. Хур булдым, харап булдым.

Адольф. Бу кечкенә этләренә кадәр калдырмаганнар бит. Менә әйткән идем бит, ул надзирательгә ышанмагыз, ул Беренгард дигән коммунист дип. Мейерның пәйгамбәрлеге тагын дөрескә чыкты.

Төрмә башлыгы. Алты коммунист, әйтергә генә җиңел. Йөгер, Мейер, харап, бетте баш, бетте, йөгер. Гестапога шалтырат. өгереп чыгалар.)

                                                      П ә р д ә