ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

Колхоз станы. Сәхнәненң бер читендә тубәсен такта белән ябып эшләнгән ашханә, аньң уртасында өстәл, эскәмияләр. Ашханәнең бер баганасына умывальник эленгән. Бер киштәдә сабын, бер кадакта сөлге. Ашханә терле плакатлар белән бизәлгән. Стенада сәгать, сте­на газеталары. Ашханә якынындагы бер баганага рельс кисәге асылынган, колхозчыларны ашарга чакыра торган рельс. Сәхнәнең алгы ягындарак кирпечләр өстенә утыртылган казан. Аньң астында ут янганы, ашньң кайнап торганы күренә. Сәхнәнең икенче читендә ерактан арыш кибәненең почмагы күренеп тора. Пәрдә ачылганда яулыгын арттан бәйләгән Галимә җиңнәрен сызганып, казан буенда эшләп йөри. Сәхнәнең кибән ягында саламга буялып беткән

Ә п р ә й  һәм кулына сәнәк тоткан Г а й ф у л л а керәләр.

Ә п р ә й (киерелә, авызын кесә хәтле ачып исни). Менә, Гайфулла абзый, бер рәхәтләнеп ял итәргә дә слабот юк. Менә икенче кибән астыннан кучәм, әле тегесе күреп кала, әле бусы сизеп кала. (Җайлы урын эзли.) Слабот юк безнең колхозда, слабот! (Авызы ачыла, исни.)

Г а й ф у л л а. Ярый, кер менә шушында. Син үзең болай акыллы гына егет булсаң да, кайчак башың җитми кала, ахры. Күптән шушында гына чумалар аны. (Салам казый.)

Ә п р ә й (саламны казый-казый). Монда бит стан якын, Гайфулла абзый.

Г а й ф у л л а. Кеше дигән хайван борын астындагын тиз күрмәүчән була ул, әнем Әпрәй.

Ә п р ә й. Главнай слабот юк колхозда, миндә ул Биктимернең таракан күкәе хәтле дә эше юк бит. Ә аньң күралмаганы Әпрәй. Юпь-юньле генә эшләп ятасың, ул килә дә: «Әпрәегез тайга атланмадымы?»- дип, бугазын киерә башлый. Мин ял итештергәләгәннән колхозларына чортым да булмас әле. (Саламга башын тыккан җирдән.) Гайфулла абзый, беркөнге эш өчен буш итмәм дигән идең дә, бушрак булып тора әле, чево-то.

Г а й ф у л л а (Әпрәйне саламга күмәүмә). Четоводны уңайлы вакытта туры китереп булганы юк. Күрәсең, эш. әнәген күрсәтә.) Иокыңны гына бел, трудсыз да трудденьле итәрмен. Главный, четовод үз кеше. (Гай­фулла китә башлый, Әпрәй тиз генә салам астыннан чыгып Гайфулланың артыннан кычкыра.)

Ә п р ә й.  Гайфулла абзый.

Г а й ф у л л а (тиз кире борыла). Чү, энем, киртә җимермә, нигә разбой саласың, кеше күрмәсен. Главно, ми­не синең, белән күрмәүләре хәерле...

Ә п р ә и. Мә!

Г а й ф у л л а.   Нәрсә ул?

Ә п р ә й.  Гамәл дәфтәре.

Г а й ф у л л а.   Нигә ул миңа?

Ә п р ә й.   Четоводтан атметка куйдырам дидең бит?

Г а й ф у л л а. Хшзергә үзендә торсын. Бар, өнеңэ кер, хәерле йокы.

Ә п р ә й. Гайфулла абзый, (кибән астына күрсәтә) әйдә, минем фатирга кереп чыгасьңмы? Бераз отдыйхатлап алырсьң, әйдә!

Г а й ф у л л а (чын күңелдән). Юк, юк, что син, миңа ярамый ул, минем эш икенче... Миңа эш кирәк... Полит­отдел комсомолы килгән... Әйдә чум инде тизрәк. (Салам­ны каералар.) Күреп калса, йокыңны качырыр. (Әпрәйне саламга күмә һәм аңа карап.) Колхозда синең ише кибән асты ударниклары күбрәк булса, безнең тегермән канатына җил инде ул. (Эшлекле кыяфәт белән сәкнәне утеп чыга башлый, сәхнә уртасында бер кашык табып Гали-мәгә суза.)

Г а й ф у л л а. Мә, күрше, бер кашык төшеп калган, җыеп куй, әрәм-шәрәм булмасын, колхоз нәрсәсе бит. (Чыга башлый.)

Г а л и м ә (ала). Аш булды бит, күрше, кая китәсең тагы?

Г а й ф у л л а. Ашарга әле өлгерербез, күрше. Эш тыгыз әле. (Кызу чыгып китә.)

Г а л и м ә. Кая булмаса, шуны казанга салып җибәрим әле. Аш тагы да тәмлерәк булсын. өенчегеннән биш йомырка алып сытып казанга сала.) Үз тавыкларым салган йомыркалар. Бу арада әллә нигә колхоз фермасыннан йомырка бирми башладылар әле. Каладан чебеш чыгара торган машина килгән дә, йомыркалар шуңа кирәк, ди. Бу Советны да әйтәм, әллә ни төрле машиналар чыгарып бетерде. Болай булгач, әтәчңең дә почеты төшәр. (Учак астын карый-карый.) Шкаф шикелле машинага бер якт'ан йомырка салып торалар, ди, икенче яктан бер көтү тавык йөгереп чыгып тора, ди. (Нурый керә.)

Н у р ы й. Ашың буламы, җиңги? әгатькә карый.) Сәгать телләре кушылганнар монда. (Чаң суга.)

Г а л и м ә. Кай арада 12 булган. (Казаныннан шулпа алып өрә-өрә кабып карый.) Әллә кайчан өлгерде. (Үз-үзенә.) Тозы-тибезе чак булды микән? Әшләгән кешеләрнең ачуларын китерә торган булмасын. Тырышып-тырышып эшләгәч, кинәнеп бер җәелеп ашарга булсын. (Умывальникка су салып куя. Нурый тагын чаң суга. Бераздан 5-6 колхозчы, шулар эчендә Биктимер керәләр.)

Н у р ы й. Кага-кага кулларым калмады, электәге чиркәү кагучы Степаннан ким түгел. Галиябану көенә дә кагып карадым. өлешәләр.) Һич кайтарып булмый икән сезне, тамырландыгызмы әллә?

Б и к т и м е р. Тамырлану нәрсә ул, бер катырак өермә килсә, тамырың ниең белән йолкый да алып китә. Ярыш җибәрми, энем, ярыш. (Башкалар берәм-берәм умывальник тирәсендә юына торалар.) Мин үзем ашка кадәр тагын бер әйләнә алмам микән дим. Гәрәйша ми­нем әйләнгәнне күрә дә эченнән генә: «Кара, ләгънәт, Биктимер мине уза бит, ашка кадәр ике әйләнеп булыр әле»,- дип исәпли.

Г ә р ә й ш а. Дөрес, Биктимер. Әйтерсең, минем эчкә кереп чыккан инде, ләгънәт. Каян белә ул минем уйдагын?

2-к о л х о з ч ы. Ул бит күбебезнең эчендәген сөйли.

3-к о л х о з ч ы. Ул бит элек кенә иде. Эшне аны бабайлар да эшләп бетерә алмаганнар ди торганнар иде.

4 - к о л х о з ч ы.  Әй, лыгырдыйлар инде шунда.

Г ә р ә й ш а. Шушындый яхшы көннәрне игенне җыеп алуың ни тора. Коры вакыт җыйналган иген алтын бе­лән бер ул.

2-к о л х о з ч ы. Ай, Галимә җиңги, аш исе борынны яра. Әллә ашка теге яфрак-мофракларны салып җибәрдеңме?

Г а л и м ә. Анысын инде менә ашаганда күрерсез. Алдан мактама. Мактаулы кыз туйда нишли, ди?

Г э р э й ш а.  Шыгырдый, ди. өлешәләр.)

Галимә ашны табак белән өстәлгә    китереп    утырта. Колхозчылар чиратлап ашарга утыралар. Нурый янына бер колхозчы килеп утыра. Нурый аның колагына пышылдагач, ул китә. Нурыйның уң ягыңдагы урын да буш кала. Колхозчылар ашый  башлыйлар. Шул вакыт  Д р у ж и н и н керә. Алар ашый-ашый сүзгә көрешәләр.

Д р у ж и н и н.   Сәламәләйкем, иртәшләр!

Б и к т и м е р. Вәгаләйкем сказал, Дружинин иптәш. Әйдә түрдән уз.

Г ә р ә й ш а.   Бик мактап йөрисең икән әле.

Г а л и м ә.   Әйе, аш өлгергән җиргә генә.

Д р у ж и н и н. Сезне мактамагач, кемне мактарга кирәк. Сез бит ул... һич менә әйтеп булмый... Татар телендә андыи сүз юк. Как черти эшлисез.

Б и к т и м е р. Җеннәр кебек дигән сүз була инде, иптәш Дружинин.

Д р у ж и н и н.  Эһә, оказывается, бар.

2-к о л х о з ч ы. Җен юк ич ул. Нигә безне дөньяда булмаган нәрсә белән тиңләштерәсең? Син хет трактор кебек эшлисез диген.

Б и к т и м е р. Булмаса да искедән кереп калган бер гәдәт иде шунда.

Умывальник янында чират алмашына бара.  Нурый сызгырына-сызгырына чыгып югала.

Д р у ж и н и н. Но, бригадир иптәш, бүген эшләр ничек?

Б и к т и м е р. Ничово, товарищ Дружинин. Теге солы клинен урдырып бетердек.

Д р у ж и н и н.   Күрдем.

Б и к т и м е р.   Кичкә аны бәйләп тә бетерәләр.

Д р у ж и н и н. Да, мин анда юл буйлап карый килдем. Әллә кайсыгызның машинасы башак коя икән.

Б и к т и м е р. Ә, ул Гәрәйшаныкы. Безнең ул маши­на белән, прәмо, башлар әйләнеп бетте инде.

Г ә р ә й ш а. Учма ташлаганда учманы чәбәләтә дә җибәрә бит.

Б и к т и м е р. Төзәткән булдык та бит, озакка бармас, пожалуй.

Д р у ж и н и н. Да, болар бар да техниканы яхшы үзләштерә алмау бәласе, егетләр.

Б и к т и м е р.     Өйрәнеп җитмәгәнбез шул.

Д р у ж и н и н  (блокнотына яза). Техника түгәрәге оештырырга.

 Г ә р ә й ш а. Машина дилбегәсен тоту ат дилбегәсен тоту түгел икән шул, җәмият.

Д р у ж и н и н. 5 нче бригада бөтен урак машиналарына орлык тоткычлар куйган. Сезне дә үзе белән тигезләнергә чакыра. Сездә орлык тоткычлар бетенесендә тү­гел бит?

Б и к т и м е р.  Шулай шул, бу яктан без артта әле.

Г ә р ә й ш а.    Комсомоллар гына ничово алдыралар.

Д р у ж и н и н. Аннан сезнең белән ярыша торган Ибрай бригадасында күңелсез бер эш ачтык.

Г ә р ә й ш а. Нәрсә ул?

2 - к о л х о з ч ы. Карак тоттыгызмы әләэ?

Д р у ж и н и н.  Карактан да яманрак.

3 - к о л х о з ч ы.   Корткыч мәллә?

Д р у ж и н и н.   Яманрагы.

Б и к т и м е р.   Контрмы?

Г ә р ә й ш а.   Берәр кулак-мулактыр әле.

Д р у ж и н и н. Безнең ул бригадада исәп эшләре бик начар куелган. Хезмәт көннәре күбесенең бөтенләй утыртылмаган. Күпләр бу айда ничә трудодень эшләгәнен дә белми. Ну-ка, егетләр, сездә бу эшләр ничек тора?

Б и к т и м е р. (кесәсеннән книжкасын алып бирә). Минем бригадада хезмәт книжкалары барысының да үзләре белән. ңа каран башкалар да книжкаларын кулларына тот ал а р.)

Д р у ж и н и н. (Биктимернең книжкасын карап). Әле бу айда гына 47 трудодень булдымы?

Б и к т и м е р. Бу айда гына.

Д р у ж и н и н.   (бераз карагач каре бирә). Молодец.

Г ә р ә й ш а.   Менә минеке.

Д р у ж и н и н. Утыз дүртме?

Г ә р ә й ш а.   Әйе, утыз дүрт.

Д р у ж и н и н. Яхшы. (Ничего, азрак, ничего, азрак дип, барысын да каран чыга.) Теге лодырыгыз кайда соң әле?

Б и к т и м е р. Штрафлап та карадык ул җен ашыгын, һаман да кеше итеп булмый әле.

Г ә р ә й ш а. Куарга кирәк иде.

Д р у ж и н и н. Зачем куарга, тәрбия итәргә кирәк. Ул безнең кеше. Ул бер җайга килергә тиеш, ләкин корырак тотарга да вакыт.

Б и к т и м е р.   (бераз у план торгач).   Туктагыз   әле, егетләр, үзем табып китерәм.   Йомырка салырга кунаклаган оясын күреп калдым мин аның.

 

Бар да көләләр. Биктимер кибән почмагына барып, саламны каерып карый.

Әпрәйнең арт белән ятканлыгы күренә. Биктимер аны чалбар төбеннән  тартып   сөйрэп   чыгара.

 

Ә п р ә й (күзләрен ике йодрыгы белән уа-уа). Кая барырга, Биктимер абый? Биктимер абый, әйдә киттек. Мин, первом долгым, вчегда хәзер. Андый эшкә мине генә кушасьң калган. Әллә кайчан, первом долгым, удар­ный эшләп ташлаган булыр идек.

Б и к т и м е р. Әйдә әле (колагыннан сөйри), яктыга чыгаргач күрәсең аны дөньяны. Әйдә политотдел комсомолы килгән, сине сорый.

Ә п р ә й. Зинһар, Биктимер абзый, мин аны йомышка җибәргән идем, диген. Бу эшеңне онытмас идем. Бер яртыны иртәгә үк жилтерәтеп алып кайтыр идем.

Б и к т и м е р.  Әйдә, әйдә. өйри, Әпрәй тартыша.)

Ә п р ә й. Бер биш минут кына черем итеп алыйм дип яткан идем. Берәр сәгать йокланып кителгән инде әллә?

Б и к т и м е р. өлә). Булыр берәр сәгать, төшкә туктадык инде. Әйдә киттек. (Әпрәй карыша, Биктимер аны сөйрәп бара.)

Д р у ж и н и н.   Табылдымы, кайда иде?

Б и к т и м е р. Кибән буеннан узып барганда, кибән ишелеп, кибән астында калган. өлешәләр.)

Г ә р ә й ш а. Кибән астына кунаклаганмыни, ләгънәт.

2-к о л х о з ч ы.   Күсенең оясы кибән асты инде.

Д р у ж и н и н.   Кая синең книжкаң, егет кеше?

Г ә р ә й ш а.   Йокы батыры диген.

Ә п р ә й (тьңкыш һэм калын тавыш белән). Нинди книжка тагы?

Д р у ж и н и н. Трудден книжкаң.

Ә п р ә й. (кесәләреннән эзләнә). Әллә өйдә калган, чәнчелгере. (Барлык кесәләрен бер-ике кат капшан чыга.) Ә, монда икән лә... (Дружининга бирә.)

Д р у ж и н и н. (карап чыга). Шушы гынамы синең? Ни йөзең белән егет исеме күтәреп йөрисең?

Ә п р ә й. Анда теге карандаш белән язылганнары бозылып беткәндер. Үткэн атнаныкы анда гупчи утырмаган да.

Г ә р ә й ш а. Утыртылмаган кайда ул. Колхозны байтак утырттың инде.

 

Н у р ы й керә.

 

Н у р ы й. Ә бу асыл кошны да колагыннан сөйрәп яктыга чыгарганнар икән.

Б и к т и м е р. Ну-ка, Нурый, Әпрәйнең эшләгәннәрен табельдән укып җибәр әле.

Н у р ы й.  Була ул. (Папкасыннан табелен ала.)

Г ә р ә й ш а. Әпрәй әйтә, минем көннәрем утыртылмаган, ди.

Н у р ы й. Нәрсә-нәрсә утыртылмаган, күзгә терәп ялганлый, хәйләкәр таз. Менә унысыннан гына тотынам:

10 ысында Әпрәйнең эче авырткан. 2 сәгать эшләгәч, йөгерә-йәгерә кайтып киткән.

11 - туп-тулы көн эшләде.

12 сендә бармагы шеште.

13 ендә тулы көн.

14 ендә теше сызлады. (Тиз-тиз укый.)

15 ендә ярты көн югалып торды.

16 сында булды.

17 сендә күзенә камыл төртелде.

18 ендә эшләде.

19 ында бармагына шырпы керде, кайтып китте. Бүген эшкә чыкты, но күзгә-башка күренмәде. Кибән астын парлап ятты.

Г ә р ә й ш а. Ай-яй, часта авырый бу Әпрәй. (Әпрәй куркынган кыяфәт белән тора.)

Ә п р ә й. Сез мине, егетләр, батырырга йөрисез. Бик­тимер абыйга бер дә әйтергә ярамый, самокритиканы күтәрми икән. Беркөн урак машинаң начар ура дигән идем. Шул сүз ярамады. Болай булса, мин районга ба­рам. Без беднәкләрне Совет власе обежайт иттермәс.

Д р у ж и н и н. Чү, егет шәрәмәте, тукта! Район си­нең ише лодырьга җылы сүз әйтмәс. Колхоз синең йөзеңне ачты. Сиңа хәзер штрафлау гына, пожалуй, әз булыр. Берәр чарасын күрербез.

Ә й п р ә й. Беләм инде, җыйнаулап бер сүзле булдыгыз да, каныктыгыз инде миңа. Ниможет быйть, советски влас обежайт иттермәс ярлыны. Жалу бирәм.

Н у р ы й. Тыңла, җүләр, сиңа бер юл бар әле. Син эштә үзеңне күрсәтсәң, аклана аласың. Элеккеге бедняклар әнә ничек тырышып эшлиләр.

Д р у ж и н и н. Ярый, мә книжкаңны. Бу исеңә төшерү азаккысы булсын. Син үзең төбендә безнең кеше. Без сиңа эш бирәбез. Эшләсәң ашарга, эчәргә бирәбез. Утын бирәбез, суын бирәбез дигәндәй. Сиңа соң ни кирәк тагын? Син үзең өчен үзең эшләргә иренәсең. Бу - соңгы мәртәбә нык кисәтеп кую. Бу - минем генә кисәтү түгел, бөтен бригада кисәтүе. Әгәр син инде дә төзәлмәсәң, безнең сафта булмассың. Нурый, Әпрәйне кеше итү эшенә сезне җаваплы итеп билгелим. Инде алай да булмаса, үзенә упкәләр.

Н у р ы й. Биктимер бригадасы комсомолы лодырь Әпрәйне ударник Әпрәй итә алачагына вәгъдә бирә.

Д р у ж и н и н. Действуй.

Б и к т и м е р. Без аның колагына тукый-тукый йөдәгән инде.

Д р у ж и н и н. Ничего, бусы актык әйтү булыр. Ну, ярый, беттеме инде?

Б и к т и м е р.   (каранып). Бетте бугай инде.

Г ә р ә й ш а. Бәбкәләрен югалткан каз кебек булма, Биктимер. Бригадаңда бер кеше калды ич.

Д р у ж и н и н.   Кем?

Г ә р ә й ш а.   Әнә, тапсын үзе.

Б и к т и м е р. Гайфулла абзый онытылып калган икән.

Д р у ж и н и н. Ну вот. Кешеләреңне биш бармагың шикелле белеп тор син, бригадир иптәш. Ну, кая соң ул?

Б и к т и м е р. (каранып). Ул Һаман шулай иң актыкка калып эшли инде. (Кычкыра.) Гайфулла абзый-й-й... (Юан, нечкә тавыш белән тагын берничә кеше кычкыралар. Эшлекле төс белән Гайфулла керә.)

Б и к т и м е р.  Кая ашка килми йөрисең?

Г а й ф у л л а. Очлап бетерәсе эш бар иде. (Дружининны күреп.) Ә, политотдел товарищ та монда икән. Исәнмесез? (Елмая.)

Д р у ж и н и н.   Син кем булып эшлисең?

Г а й ф у л л а.  Ындыр тирәсендә, товарищ.

Б и к т и м е р.   Ул безнең ындыр заведующие.

Г ә р ә й ш а. Настоящий ударник ул безнең Гай­фулла.

Д р у ж и н и н. Труд книжкаң яныңдамы?

Г а й ф у л л а. Янымда. Мин аны янымнан калдырганым юк. (Әллә ничә кат чүпрәккә төрелгән хезмәт кенәгәэсен алып бирә.)

Д р у ж и н и н. Менә труд книжканы ничек йөртәләр аны (колхозчыларга күрсәтә), ату, сезнең кайберләрегезнеке бите белән юк була. Шуннан исәп тә ялгыш чыгуы мемкин.

Б и к т и м е р.   Шундый акуратный кеше инде ул.

Г ә р ә й ш а (бераз гарьләнеп). Без аньң кешесе түгел шул.

Д р у ж и н и н. Ә ул нинди кеше соң?

Г ә р ә й ш а. Чутеки, грамотныйрак дим. Рәхмитиканы да су урынына эчә. (Бераз аптырап, авызына китергән кашыгын каба алмый тора.)

Д р у ж и н и н. (шикле күз белән туптуры Гайфуллага карый). Мә, шәп бара икән синең эшләр. Ну, ладно, Гәрәйша абзый, син ашап бетергәнсең, ахры, киттек. (Гайфулла умывальник кадагын кагып маташа.)

Г ә р ә й ш а. Бер-ике генә кабасы калды. (Дружинин стенадагы газетаны карый.)

Б и к т и м е р. (бер камыт күтәреп). Бу кайсыгызның камыты.

2 - к о л х о з ч ы. Минеке ие.

Б и к т и м е р. Нигә алып килдең?

2 - к о л х о з ч ы.   Аз-маз тегәсе җире бар.

Б и к т и м е р. Мастерскойга бирерләр аны.

2 - к о л х о з ч ы. Эшләре күп, өлгермиләр.

Г а й ф у л л а. өгереп килә). Кая, китер әле, үзем ялт иттереп тегеп ташлыйм. (Дружинин бик шикләнеп Гайфулланың бөтен кыланышларын күзәтә.)

Б и к т и м е р. Әүвәле ашыңны аша, күрше, елгерерсең.

Г а й ф у л л а. Ашы-то качмас әле. Бир, ялт иттереп эшләп ташлыйм. (Камытны ала.)

Г ә р ә й ш а. (аяк баскан җиреңнән тәлинкәне теле бе­лән ялап). Бир, Биктимер, бир, күршең мастер инде андый эшкә.

Д р у ж и н и н. Да, мастер дисеңме? На самом деле, мастер күренә. (Гайфулланы үтә карый.)

Г ә р ә й ш а. Булды бу әлинкәне куя). Кая алып барасьң, иптәш начальник.

Д р у ж и н и н. Машинаң янына, кай төше нитте икән... әйдә әле.

Г ә р ә й ш а. Атладык.

Д р у ж и н и н. Биктимер, бәйләтүне тизләт, бәйләтүне!

Б и к т и м е р. Ярый, ярый, иптәш Дружинин. әрәйша белән Дружинин чыгалар.)

Н у р ы й (кашыклар сайлый). Кая әле Әпрәйнең чүмеч кебек кашыгы.

2 - к о л х о з ч ы. Әпрәй, әйдә ашарга.

3-к о л х о з ч ы. Эшләми ашау тамакка утыра шул ул хәзер.

Н у р ы й.   Утыр, Әпрәй.

Б и к т и м е р. Тырышьн эшләрмен, иптәшләр, дияргә дә килеп утырырга.

Н у р ы й. Әйткәч, кадалгыры, эшлисе була бит аны.

 

Әпрәй җилтерәп кенә килеп утыра. Сәхнәгә ерактан җырлап е г е т л ә р,  

к ы з л а р,   Мөршидә җитәкли торган бәйләучеләр   б р и г а д а с ы керә.

 

Җыр «Күбәләгем-түгәрәгем» көенә.

 

Безнең байрак - кызыл байрак,

Җиңеп алдык бу айда.

Комсомоллар, җиңелмәбез.

Ярышларда бирелмәбез, Бу   байракны   башкаларга

Без   бирмәбез   шулай   да.[1]

 

Җыр әкренләп тына, сәхнәгә  бригада   керә.

 

Н у р ы й.   Әһә, кайттылар.

М ө р ш и д ә. Шул булыр инде өстәл яны ударникларыньң, әллә кайчан ашарга ябышканнар.

Н у р ы й. Шулай булуны китап мактый. Ашаганда колагың сөлкенеп, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын, ди.

 

Кызлар   кулларын   юалар.

 

Б и к т и м е р. Бетерепме?

М ө р ш и д ә. Бетереп булмыйча... өршидә Нурый янына буш урынга утыра, башкалар икенче өстәлгә утыралар.)

3-к о л х о з ч ы. Әһә, мәсьәлә ачык, егетләр. Әйтәм Нурый баядан бирле үз янында буш урын саклый, Мөршидәкәй-гөлкәе өчен икән.

4 - к о л х о з ч ы.   Яшьләр эшенә тыгылма инде.

Н у р ы й. Хәзер сезгә бер әкәмәт күрсәтәм. (Торып китә, күбесе нәрсә

бар? дип аптырап калалар. Нурый кызыл такта янына килеп баса). Менә бу кызыл такта бит?

2 - к о л х о з ч ы.   Әйе, кып-кызыл такта.

Н у р ы й. (тактаның кызыл ягына кулы белән сугып). Менә монда Әпрәйне ударник булгач язарбыз. (Тактаны әйләндерә, тактада ак кәгазьгә Әпрәй башы ясалган. Әпрәй бала имезлеге суырып утыра). Ә менә монсы инде Әпрәйнең хәзерге хәле. (Колхозчылар көлешәләр, Әпрәй ашый торган кашыгын атып бәрә дә кинәт каре алып нык кына ашый башлый.)

Ә п р ә й.   (мыгырдана). Ашарга да ирек бирмиләр.

Н у р ы й. Тырышып эшли башладың тек, теге рәсемне үз кулым белән ертам да ташлыйм.

Ә п р ә й (мыгырдый). Миңа димәгәе, тик асылынып торсын.

Б и к т и м е р. Әй Әпрэй, Хәйриҗамалың күрсә, асылындырыр.

Г а л и м ә. Мәңге дә уптерәчәк түгел.

М ө р ш и д ә. Авызың буш түгел ич синең диячәк. өләләр. Әпрәй сүзләргә колак салмый, ашый бирә.)

Н у р ы й. (Әпрәйнең авызына җентекләп карый). Әпрәй дус, ул тешең нишләде синең?

Ә п р ә й.   (ашаудан туктый, мыгырданыл). Нишләгән?

Н у р ы й.   Әләгеп кенә тора ич.

2-к о л х о з ч ы.   Ай-яй, ничек асылынып тора.

Н у р ы й.   Бер җеп белән тартып алыйк без аны.

Әпрәй.   Тимә, урынында гына торсын.

2-к о л х о з ч ы. Ашказаныңны бозарсың, уен эш түгел.

М ө р ш и д ә. Үз төшен йоткан кешегә бирән зәхмәте була, ди.

2-к о л х о з ч ы. Әпрәй болай да ашау ягына махы бирми лә ул.

Н у р ы й.   Бир инде, алыйм.

Ә п р ә й.   Галимә апай, көзгең юкмы шунда?

Г а л и м ә. Каян килсен ди ул монда, мин кызлар тү­гел лә, көзгеләр белән.

Әпрәй   (авызын ачып, бармагы белән авызына тыгыла). Кайсы тештә.

 

 Нурый шул вакыт Әпрәйнең    авызына зур гына имезлек каптыра.

 

Б а р ы с ы да. Ха... ха... ха... өләләр.)

 

Сәхнә караңгылана. Төнге стан күренеше.

Шул ук стан күренеше. Айсыз, җәйге төн. Барысы да йоклыйлар. Кибән артында ике кешенең пышылдап кына сөйләшүләре ишетелә.

 

Г а й ф у л л а. Чү, тыныңны да норма белән генә ал. Капчык җитәрлек алдыңмы?

Т а в ы ш. Бишәү.

Г а й ф у л л а. Бар, атны алып кил, мин тутыра торырмын.

 

Югалалар. Акрын гына тәгәрмәч шыгырдавы ишетелә, яңадан тына, пауза. Бераздан тегеләр яңадан кибән янына киләләр.

 

Г а й ф у л л а.   Я, ярый, аллага тапшырдык.

Т а в ы ш.   Шушы зур юл беләнме?

Г а й ф у л л а.    Аңгыраланма! Иген арасыннан.

Т а в ы ш.   Борылыш.

Г а й ф у л л а. Тарттыра бир диләр бит сиңа! Туп-туры үзебезнекеләргә төшәрсең. Итәк чабуыңны җыйнап йөр! Бар!!!

 

Югалалар. Йөкле арба шыгырдавы ишетелә, тавыш ерагая, пауза. Сәхнә  артыннан Дружинин тавышы.

 

Д р у ж и н и н. Кем ул! Кем диләр сиңа! Тукта! Югыйсә, атам. Тукта! Ә, син әле качарга да уйладыңмыни? (Ата.) Каиландыңмы?

 

 

Мылтык тавышына Б и к т и м е р, Г ә р ә й ш а, Н у р ы й,- Әп­рәй сикереп торалар, аптыраш, тавыш, кайнаш. Биктимер фонарь яндыра. Ул арада Д р у ж и н и н кулы бәйләнгән Гайфулланы сәхнәгә   алып  керә.

 

Д р у ж и н и н. Нурый, тревога бир. (Нурый чаң кага, бригада бөтенесе аякка баса. Салкын кан белән.) Биктимер, иген юлына бер-ике кеше җибәр, анда бер йөк игенегез аякланды.

Кулына мылтыи алып Н у р ы й чыгып китә, аның артыннан кулына мылтык тоткан, эчке күлмәк-штаннан Г ә р ә й ш а җилтерәп чыкмакчы була.

 

Г ә р ә й ш а. Тукта әле, мин ул чүпле борыннарны... (Биктимер аны тота.)

Б и к т и м е р.   Нурый китте, җитәр.

Г ә р ә й ш а (штанын күтәреп). Җибәрмисез бит, кеше кызган чакта.

Д р у ж и н и н. Кайда соң сагыгыз, кем саклый ындырны?

Б и к т и м е р. Товарищ Дружинин, ындырга каравыл куймаган идек шул.

Д р у ж и н и н. Вот шул саксызлыкның да и менә йоклап йөрүнең дә результаты - менә. (Гайфуллага күрсәтә.) Таныйсьңмы моны?..

Г ә р ә й ш а үзен җемелдәтеп, бер кулы белән шта­нын күтәрәүтәрә). Күзләрем шаяртмаса, Биктимер, си­нең күрше түгелме соң бу?

Б и к т и м е р. Күрше. (Иренен тешли.)

Д р у ж и н и н. Бу кеше колхозчыларньң күршесе булырга тиеш түгел. Бу кеше, сезнең сизгерлеккә тузан ку­на башлаудан файдаланып, җиде төн уртасында... (Туры Гәрәйшага карый.) Җиде төн уртасында күзе ачык булган сыйнфый дошман. әрәйша күзен җемелдәтеп ала, мылтык тоткан кулы белән штанын күтәреп куя.)

Б и к т и м е р. Бу зур сабак булсын. Дус белән дошманны аера белмәгәнбез икән...

Д р у ж и н и н. (Биктимернең кулыннан фонарьны алып Гайфулланың йөзен яктырта да колхозчыларга карап). Танымыйсыз әле бу кешене. Биктимер дә күрше дип кенә таный. Бу кеше Биктимергә дә, сезгә дә күрше булырга хаклы кеше түгел. Әнә! (Тамаша залына таба күрсәтә.) Безнең күршеләр, ә бу кеше, карагыз! (Фонарь­ны Гайфулланын йөзенә үк китерә.) Моның да маңгаенда «сыйнфый дошман» дигән печать юк. Но, алай да бу тенге ябалакларның чын йөзләрен танырга вакыт инде. (Бары да Гайфуллага карыйлар, ул иренен тешли, башын ия)

П Ә Р Д Ә.



[1] Муса Җәлил шигыре.