Өченче көз

Саргаешып каен яфраклары
Өченче кат җиргә коела.
Өч кенә ел үтте микәнни соң?
Ун ел үткән кебек тоела.

Ил бәйрәмен инде өченче кат
Тоткынлыкта, читтә үткәрәм.
Бер файдасыз, дуслар, үтә гомер
Бушка үтә, үтә, әй әрәм!

Бүген тагын инде өченче кат
Килеп җитте менә ул бәйрәм,
Хыялымда бергә бәйрәм итәм,
Дуслар белән бокал күтәрәм.

Дүртенчесен инде насыйп булсын
Каршыларга мул бер табында.
Балаларым, иркәм белән бергә
Чөкердәшеп өстәл янында.