Алиш иҗатында экология темасы

Абдулла Алиш! Әгәр исән булса, балаларның сөекле язучысына быел 15 сентябрьдә 100 яшь тулган булыр иде. Алишны искә алу уңаеннан бу язмамда мин аның иҗатында табигатҗ, экология проблемасының чагылышын күрсәтүне максат итеп куйдым.

Абдулла Спас районы Көек авылында туа һәм үзенең балалык елларын шунда үткәрә. Ул авыл халкы арасында хезмәткә өйрәнеп үсә, табигатҗне ярата, аның серлелегенә төшенергә тырышып үсә.

Җир йөзенең кабатланмас ямен-табигатьтәге төсләр, исләр, авязлар хәзинәсен үзен дә "яшел яфрак" чагында күреп, тоеп-шиетеп калырга кирәк икән шул! Соңыннан туган ягыңнан аерылгач балачак урманының аһәңен шиетермен димә...

Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә, хәерле итә, бәхетле итә. Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда арала һәм Алиш әйткәнчә, куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлеген күңелгә мәңгегә берегеп кала. Күпме еллар үтсә дә, бу табигатҗ тойгысы онытылмый, кан тамырында уйный ул хис.

Шуңа күрә дә инде әдәбиятны ярату, матурлыкны сиземләү тойгыларын үстерүдә кечкенә Абдуллага Көек авылы табигатенең дә йогынтысы зур була.

Авылны икегә бүлеп, боргаланып аккан Актай елгасы, камышлы күл буйлары "күз ачып йомганчы бер чиләк" җиләк җыеп алырлык матур урманнар, хуш ис бөркелеп торган ямьле болыннар кочагында үтә Абдулланың балачагы. Идел суы Ташып, Мөшкел елгасы болынга җәелгәч, бөтен авыл халкы белән ташу карарга чыгулар, яисә, малайлар белән бергәләп, ерак елгага балыкка йөрүләр генә дә ни тора! Аннары, күңелле мәшәкатҗләре белән печән өсте җитә. Җәйге таңны су буенда, я болында каршылау күңелдә нечкә хисләр, матур тойгылар уята, әйтеп бетергесез тәэсир калдыра.

Бу соклангыч гүзәллекне түкми-чәчми сөйләп бирү, бу матурлыкны саклау теләге туа Абдуллада, кайбер тәэсирләрен, күзәтүләрен, гадәттәгечә блокнотына язгалап та куя ул. Ә кйзен мәктәптә укулар башлангач, үзенең иншаларында җәйге истәлекләрен тасвирлый. Кырдан әллә нинди бөҗәкләр алып кайта, аларны өйрәнә, бозау, сыер, эт, мәче һәм башка җан ияләрен бик ярата, алар белән сөйләшә торган була.

Абдулланыңбалалык чорында табигатҗ көчләре белән танышуы, аларны тылсым иясе итеп күрүе, аларга табынуы бары тик көнкүреш хаҗәтләре аркасында гына булгандыр дип ышанасы килми. Монда пичшиксез үзенә бер шигырият, иҗат гамәле, сәләт - тоемлау сәләте сизелә.

Табигатҗ сүрәтләре, кош кортлар (чыпчык, сыерлчык, бал котлары, ябалак...) мифлардан һәм җыр - бәетләрдән тәрәзә йөзлекләренә, агачларга "килеп куна..."

Дикъкать итебрәк карасаң, һәр хәрефтән табигатҗ мизгеле карап тора!..

А. Алиш кечкенәдән тирә-як мохитне оста тоемлый белгән, үзенчә күре белгән, үз хисләрен, тормышка мөнәсәбәтен, барган вакыйгаларны төрлечә аңлата белгән.

Аның язганнарын кабат - кабат укыйсы килә. Тәэсирчән, барысын истә калдыра торган малай, табигатьтәге матурлыкны соңыннан үз эсәрләрендә чагылдыра да инде.

"Зәп- зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр".

Әнә шундый сүзләр белән башланып китә Алишның "Бик яхшы сабак алды ябалак" дигән әкияте һем безнең күз алдыбызда нәкъ әундый урман пәйда була, үзебезне шул урманда итеп хис итә башлыйбыз.

Язучының күп әсәрләрендә табигать белән багланыш кызыл җеп кебек сузылып бара.

"Күз күреме җитмәслек, очына - кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда пуш исләр таратканнар. Кош - кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар..."

Исегезгә төштеме? Бу "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" әкиятеннән өзек. Китапны ябып куйгач та үзебезне шушы матур болында йореп кайткан сыман тоя башлыйбыз.

Алиш әсәрләрен укып, табигатҗтәгә бар нәрсәнең дә җаны, теле бар икән дигән "иман" туа.

Табигатьтәге башка ңан ияләре белән якынлыгын, туганлыгын тоймаса, адәм баласы, шәт, җирдә үзен хуңа итеп сизәрлек көчкә ия булмас иде.

Абдулла Алиш - табигать ямен, аның матурлыгын сиземли һәм аңлый белүче язучы буларак, матурлыкны югалтмаска, тагын да матурайта, үстерә төшәргә, моннан чыгып экологияне сакларга кирәклеген төшендерергә тырышканы сизелә дә инде.

Туган ягын - Татарстанны, туган авылы Көекне Алиш үзнең шигырьләрендә өзелен сагынып кабат - кабат телгә ала. Ул беренче тапкыр тәпи баскан туган туфракны, су коенган инешне, аунап-тәгәрәп үскән яшел хәтфә болынны, гомер буе мактап язган эшчән бал кортлары безелди торган чәчәкле-гөлле бакчаларны каргалчан Германия җирендә дә хөрмәтләп искә ала, юксына:

- Язлар килер чәчәк исе бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар,
Яңарырлар шунда йөрәгеңдә
Бертуктаусыз янган кайчылар
Бал кортлары очар, күбәләкләр
Берсен - берсе куышып уйнарлар,
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да
Куандырмас сине тугайлар.

"Көтмә инде, көтмә" шигыреннән

Түбәндәге "Туган авыл" дигән шигыре нибары җиде юлдан тора:

- Дөнья гиздем - табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы
Синдәгедәй мул бер байлыкны
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны
Синдәгедәй гадел халыкны
Синдәгедәй гадел халыкны
Очратмадым һичбер вакытта...

Бу юлларны укып чыккач күз алдына Алишның матур табигатҗле туган авылы килеп баса. Авылдан шактый ераклыкта балыкка бай Мәшкел елгасы ага. Язучының туган авылын Балыклы дип атавы Мәшкел елгасын искә, төшерүе булгандыр, күрәсең.

А. Алишның язучылык таланты әкият ңанрында киң ачыла. Ә әкиятләрен табигать күренешләрен сүрәтләп, андагы үзгәрешләр белән бәйләп яза. Шуның белән ул балаларда табигатькә соклану тойгысы тәрбияли, табигатҗнең матурлыгын күрә белергә өйрәтә.

"Нечкәбил" әкиятен генә алып карыйк. "...Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, кояш сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар".

Язучының табигатьне танып - белүчә корылган, аның матурлыгын сакларга өйрәткән, эшчән бал кортларын, кырмыскаларны, кошларны һәм чәчәкләрне яратырга әндәгән экиятләре күп. Алар табигатьнең үзе кебек үк самими, якты, кояш нуры, чәчәкләр хуш исе, кошлар сайравы белән тулы. Иртәнге чык сафлыгы, йөгерек елгалар җыры, шаян җилләр җитезлеге бар ул экиятләрдә. Күләме белән зур түгел үзләре, сюҗетлары белән дә гади. Әмма җыр кебек хәтердә калалар.

Аның тормыш юлын, иҗатын барлап чыккач, кул- гамәл кайчакта табигатькә каршы баргаласа да, нечкә күңел, аек акыл һәрвакыт аңлашу һәм гармония таба дигән фикер туа күңелдә.

Күп әкиятләрендә табигатьнең матур, яхшы якларын сакларга. Үстерергә өндәсә, табигать стихиясенә каршы көрәшергә дә чакыра. Бу "Бозлар - явызлар" әкиятендә ачык чагылыш таба. "Ак аюларны, симез тюленьнәрне, озын тешле моржларны хәйран калдырып", көчле табигать стихиясе -явыз бозлар белән көрәштә кешеләр җиңеп чыгалар, исемнәрен данга күмәләр.

Әкиятләрнең күбесендә хәйваннар һәм кошлар дөньясы сүрәтләнә. Аларның төп геройлары да - хайваннар, кошлар яки бөҗәкләр: сертотмас үрдәк, хәйләкәр төлке һәмерткыч бүре, тырыш хезмәте белән танылган бал корты һәм кырмыскалар, кешегә тугрылыклы эт, тыйнаклыгы белән сокландыргыч сыерчык һәм башкалар.

Әкиятләре аша язучы нәниләрне табигатҗ дөнҗясы, җәнлекләр һәм кош-кортлар белән аралаштыра, тормыш-көнкүреш детальләре белән таныштыра, балаларны төрле матургадәтләргә, хәзмәткә өйрәту, ата-аналарны һәм олыларны ихтирам итү, гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота. Шулай ук әкиятләрендә табигатьнең могҗизалы дөньясын, аның матурлыгын ачып бирү өчен ул сюжетны үзенә генә хас булган осталык белән кора, образлы итеп әйтеп бирә. Шуңа күрә дә әкиятләре татар әдәбиятының алтын фондына кертелгән.

Табигать күренешләрен тәсвирлау укучыга финерне тулырак һәм төгәлрәк җиткерү максатыннан кертелә, балаларның танып-белү сәләтен үстерә.

Плачлар каршында торганда да ул үзенең туган ягы кешеләрен генә түгел, аның табигатен: сулыкларын, болын-урманнарын, хайваннарын, кош-кортларын уйлагандыр. Аларны күз алдыннан кичереп үзенә көч, ныклык алгандыр.

"Иксез - чиксез бөек Рус иленең
Сузылып киткән киң кырларында,
Гөлгә чумып торган тугаенда.
Шаулап торган урманнарында
Тоткынлыкның ни икәнен белми
Бер сандугач гомер кичергән..."

Бу "Кош аулаучы шигырендә Рус
Иленең киңлегенә, табигатенә ишарә ясаган.

Абдулла абыебыз хикәяләр, пьесалар, әкиятләр язу белән бергә, тәржемә әлкәсендә дә үз көчен сынап карый. Аның иң яхилы тәрҗемә хезмәте - Борис Житковның "Мин нәрсәләр күрдем" исемле китабы. Танып-белү, тирә - якны, тормышны, төрле профессия кешеләренең хезмәтен, географияне, үсемлекләрне һәм башка - ларны белү-өйрәнү ягыннан китанның әһәмияте гаять зур була.

Аның иҗатындагы табигатьне, мохитне саклау темасы белән бергә үрелеп бара.

"Матур булсын! Чиста булсын! Бу сүзләр язучының шул исемдәге күләмле язмаканализация челтәрендә техник булып эшләгән, берүк вакытта төзелешнең барышы, анда эшләүчеләрнең тырыш хезмәте турында мәкаләләр, очерклар биреп барган.

Ул үзенең язмаларында Казаныбызның табигый матурлыгын саклау, бүгенгечә әйтсәк, экология проблемаларын күтурә. "Без Казанны савыктырабыз", "Казан үсә, савыклана" дигән язмаларында да шуларны тасвирлый, үзе дә бу эштә актив катнаша.

...Промышленностҗ предприятиеләре тирә-якны пычрата, табигатькә куркыныч сала. Алиш Казанның мактанычы һәм горурлыгы булган Кабан күле өчен аеруча борчыла. Аны пычратучы предприятиеләрнең исемнәрен атау белән берге (болар: "Спартак" комбинаты, Вахитов заводы, "Кызыл шәрык"), аларның табигатька салган зыяннарын да күрсәтә: менә шулардан Кабан пычрана, балыкларга да суларлык һава калмый, нинди матур, иркен көзгедәй күл, сазлык сыман булып, пычрак оясына әйләнә. Инде Болакның ике ягындагы мунчалардан агып торган пычрак сулар Казанның уртасында шакшылыкны арттыруда үзләреннән зур "өлеш" кертәләр. Бу хәлне төзәтү өчен ул шәһәребезде тизрәк канализация төзү кирәклеген әйтә.

Югарыда китерелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, Алиш иҗатында табигатьне, экологияне саклау аермачык ярылып ята.

А. Алиш инде къптщннщн безнең арабызда булмаса да, аның әсәрләре бүген дә актуаль. Аларны укып һеркем соклана.

Һәрбер бала язучының иҗатын һәм аның дөньясын үзләренчә күрә һәм үзләренчә кабул итә.

Якташыбыз, туганым Абдулла абыйны искә алганда без, ул исән булса ниләр генә язмас иде, дибез. Әйе, уйлаган уйларының, күңелендә йөрткәннәренең барысын да ул балаларга әйтеп өлгерә алмады.

Хайрутдинова Флера
Иске Рәҗәп авылы.