Кош аулаучы
Иксез-чиксез бөек Рус иленеңСузылып киткән киң кырларында,
Гөлгә чумып торган тугаенда,
Шаулап торган урманнарында
Тоткынлыкның ни икәнен белми
Бер сандугач гомер кичергән.
Таңны җырлап һаман каршылаган,
Тынмаган ул хәтта кич-иртә.
Мактаган ул бөек иреклекне
Ләгънәт укып богау-чылбырга.
Тоткынлыкның барсы-барсына...
Беркөн шулай өзелеп сайраганда
Сандугачны тоткын иткәннәр,
Читлек эченә ябып куйганнар да,
Сайрасын! дип боерык биргәннәр.
Тоткын сайрамагач рәнҗеткәннәр,
Таяк белән төртеп көлгәннәр...
Ул бичара бер дә сайрамаган,
Йөрәге сагыш белән тулса да.
Түзгән мескен барлык кыенлыкка,
Көннән-көнгә һаман сулса да.
Кош аулаучы егет хәйран калган,
Сандугачны моңсыз дип белгән.
Хаҗәте юк моньң ишенең дип,
Тоткын кошны азат иттергән.
Менә шунда безнең сандугачкай
Ирек яклап сипкән моңнарын,
Хәтерләгән үзенең урманнарын,
Гөлгә чумган матур тугаен.
Еллар үткән...
Әлеге кош аулаучы
Мылтык тоткан көчле кулына,
Дошманнарга каршы чыгып киткән
Илне яклап — сугыш кырына.
Дошманнар безнең бу егетне
Сандугач күк тоткын иткәннәр,
Тимер чыбык эченә бикләгәннәр,
Ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Менә шул чак егет хәтерләгән
Аулап кайткан үзенең тоткынын,
Һэм елаган үксеп баса алмый
Йөрәгенең көчле дулкынын.
Менә шунда егет антлар иткән
Ирек кошларына тимәскә,
Кошлар ауламаска, читлекләргә,
Ятьмәләргә якын килмәскә.