ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

 

Биктимер өе. Агач сандык өстендә сәләмәләнгән корамалы юрган. Түрдәге сәке өстендә, тәртипсез рәвештә, каралган мендәрләр өелгән. Пәрдә ачылганда, Биктимернең хатыны бала тирбәтеп утыра.

 

Г а л и м э   (баланы тирбәтеп, бишек җыры көенэ).

 

Әлли-бәлли итәр бу, Казаннарга китәр бу,

                            Казаннардан кайткачтын, гыйлем булып  җитәр бу.

 Без   хәерче   ата-ана   колхозга   кердек, бала,

Атан колхоз кешесе, тик анан каршы бара.

Элек атаң, мескенем, байга эшләп көн күрде,

Хәзер, баерга теләп, колхозга килеп керде.

Тот капчыгьң зур ачып, тик үзең китмә качып,

Сиңа баю сөрсегән, китәрсең утка басып.

Җә, юләр төгәл диген инде син аны. Кермә, кермә, эшләр кулыбыз юк, харап булырбыз, дидем мин анар. Ә ул, керәм тек керәм, имеш, ил күргәнен мин күргән, ди. Күрдең инде пычагым. Элек байда җилкә череттең, хәзер колхоз өчен җилкә черетәсең. Көн-төн эш. (Бераз уңайсызланып.) Дөньясында 35 ел торам, бер рәтләп рәхәт күргәнем юк. Әгәр колхозга кермәгән булсак, бәлкем, баеган булыр идек. Сәвит власына кадәр кәҗә күрмәсәк, ә хәзер кәҗәле булган идек. Ә колхоз булмаган булсак, бәлкем, сыерын да сауган булыр идек. Шулхәтле әйттем, алма ат, алма, дидем. Сыер алсак уңарбыз, дидем. Имеш, атсыз-канатсыз булып йөрер хәлем юк. Барыбер канатсыз калды. Ә менә сыер булса, әле ул обшыйга китмәгән булыр иде. Хәзер кинәнеп гебердәтеп сыер савар идек.

 

Шул вакыт ишектән йөткерә-йөткерә   Г а й ф у л л а  күрше керә.

 

Г а й ф у л л а. Исәнме әле, Галимә, күрше өйдә юкмыни?

Г а л и м э. Әй, сау гына йөрисеңме әле, күрше. Соң, безнең Биктимерне кайчан өйдә күргәнең бар? Эш өчен яратылган нәрсә инде ул.

Г а й ф у л л а.  Элек байга, хәзер колхозга диген.

Г а л и м ә. Бер дә харап инде. Торып-торып җен ачуларым чыга. Тотты бердәнбер карап торган атыбызны да колхозына илтте дә бирде. Үзе бит тезгененнән тотып илтте. Үз кулы белән. Ә сыер алган булсак...

Г а й ф у л л а. Сыер гына түгел, акыллылар сарыкларына кадәр суеп бетерделәр.

Г а л и м ә. Безгә дигән сарыклар тумаган әле.

Г а й ф у л л а. Көн дә бер яңа хәбәр авылны болгата. Бүген дә бер гәҗит килгән.

Г а л и м ә. Ни бар соң, сугыш-фәлән  мәллә?

Г а й ф у л л а. Сугышы турында анысы әйтергә дә юк инде. Коры дарыга ут кабынырга гына тора. Япуннар белән кытайлар безнең җиргә басып керә башлаганнар, ди.

Г а л и м ә. Шулай тагы сугыш булырмы икән?

Г а й ф у л л а. Ансы, сугыш булса, чорт с ним дигәндәй, бер хәерле ягына әйләнер иде әле. Менә монда үз хәлебез хәл.

Г а л и м ә.  Нәрсә булган тагын?

Г а й ф у л л а. Шул япуннар белән кытайлар гранитсадагы авылларны яндырып, монда таба киләләр, ди. Һэр кешенең өенә кереп, колхозмы, колхоз түгелме, дип сорыйлар, ди. Колхозларны бер якка, колхоз түгелләрне икенче якка тезәләр, ди. Колхозларга, сез совет власы яклы, дип, әллә нинди воздых җибәреп тончыктырып үтерәләр, ди.

Г а л и м э (башын селкеп). И ходаем, бар икән күрәселәребез.

Г а й ф у л л а. Колхоз булмасаң да начар, булсаң да. Бигрәк тә безнең ишеләргә. Әле колхозга кергәч кенэ бераз тын алдым. Менә сезгә ашыгырга кирәк түгел иде. Күпкә түзгәнне бер-ике айга түзгән булыр идегез.

Г а л и м э. Минем сүзгә колак саламыни ул, аньң үз сиксәне сиксән. Колхозга керүгә дүртенче ай бара. Бер дә арткан-ниткән тешебез юк. Бер сарфинкә яулык алдык та үзенә риҗинка, миңа бер сатин кулмәк. Рәҗе, бу арту.

Г а й ф у л л а. Бергә эшләп, рәҗе, кеше бая. Уртак малны эт җыймас, дип, бабайлар белми әйтмәгәннәр инде аны. Җәллим мин шул Биктимерне, колхоз эшенә артык бирелеп эшли. Үзен үзе белештерми эшли. Рәҗе, алай эшләргә ярый. Ул бит үзеңнен эш түгел лә, мир эше лә ул.

Г а л и м ә.   Әйтмә дә, сөйләмә дә, күрше.

Г а й ф у л л а. Ачуың-ниең килсә килер,  Галимә килен, мин  анны, прәме, дурак дим.

Г а л и м ә. Дурак, дурак, башы-аягы белән дурак.

Г а й ф у л л а. Ә урыслар әйтәләр, работа дурака любит, ди. Мөселманчасы, эш юләрне ярата, дигән сүз була. Хи-хи-хи. Җәллим мин Биктимерне. Ачуың-ниең килмәсен, Галимә килен, моны тик йөрәк янганнан гына, үз кеше итеп кенә әйтәм. Җәллим мин ул Биктимерне, ай, җәллим. (Пауза.) Бит мин дә анын кебек колхоз лабаса. Ә мин эшнең вакытын беләм. Кеше-кара булганда, җәһәтрәк кыймылдыйсың аны - карал торучы күз юк икән, үз көенә генә селкенәсең (Пауза.) Колхозлары белән ташка улчим нәрсәләр. Бер рәтләре-чиратлары юк.

Г а л и м э (кызыксынып). Нәрсә булган тагын, әллә тараламы?

Г а й ф у л л а. Син менә дөньяга чык, күрерсең хикмәтләрне. Барын да үз колагың белән ишетерсең.

Г а л и м ә. Ни булган?

Г а й ф у л л а. Быел көзгә булыр әле хикмәтләр. (Галимәнең колагына иелеп.) Былтыр бит ничә дисәтинә арышны аяк өстен калдырдылар. Ташка үлчимнәр. Әйтсәң ярамый, син начар, син колхозга аяк чаласьң. Алар шул хәлләренән килмәгән көйгә күп чәчеп советка яхшы атлы булмакчы булалшр. Чыгымларга телиләр дә шул, шалиш, барып чыкмый. Дәрт бар, дәрман юк, кесә бар, карман юк. Ул колхоз дигәннең тишеген тутырырга, ай-һай, күп кирәк булыр. (Пауза.) Узган ел кәбестә дә утыртып карадык.

Г а л и м ә.  Утыртсани?

Г а й ф у л л а. Оптым илаһи корт ашады да бетерде үзләрен.

Г а л и м э.  Шулай диделәр  бугай шул.

Г а й ф у л л а. Ишеттеңме, сезнең өчен тагын бер әйбәт приказ чыккан?

Г а л и м ә.  Яхшыга төгелдер әле.

Г а й ф у л л а. Барлык балаларны җыеп яслегә алырга, балалы хатыннарны барын да эшкә куарга, ди.

Г а л и м ә  (кинәт бишеген туктата). Ә, яслегә! Әй ходаем, бар икән күрәселәребез.

Г а й ф у л л а. Яслене үзең беләсең инде, күрше. Үткән ел Себердә бик күп колхозларда ясле балалары өч көндә чебен кебек кырылып беткәннәр иде. Әле үз күршебез булгач, телгә ни килде шуны сөйләшеп утырдык. Монда сөйләшкән монда калсын инде, күрше.

Г а л и м ә. Аның кешесе  мин түгел, күрше.

 

Шул вакыт кызу-кызу гына Б и к т и м е р   килеп керә дә, бүреген кадакка элә, хатыны белән күршене күрми, сөйләнә.

 

Б и к т и м е р. Көн эшлим, төн эшлим. Чорт белә, күпме эшлим. Теге «читавык» эйтә: «Биктимер абый, бу айга синең бары 20 генә труддинең бар», - ди. Ни ушто шулай гына икән? (Уйлана.)

Г а й ф у л л а. Ә, Биктимер күрше. Без дә как раз шуны сөйләшеп утыра идек әле. Кешене эшләтәләр дә эшләтәләр, ташка үлчимнәр. Ял көне юк, йокы юк, ашау юк, эш тә эш.

Б и к т и м е р. Сезгә сөйлиммени мин аны. Хәзер колаклары торып өлгерде. Үз-Үземә зарланам ла.

Г а й ф у л л а (халыкка Карап). Синең кебекләрнең йөрәгендә шундый зарлар күрбрәк булса, бик шәп булыриде ул. (Биктимергә.) Без дә зарланып кына сөйлибез, күрше. Ни әйтсәң дә, колхозга каршы тел тидереп бул­мый инде. Үз колхозыбыз бит.

Б и к т и м е р. Сезнеке шул. Ә аны безнеке итәргә ки­рәк.

Г а й ф у л л а. Ул инде барыбызныкы да. Тик менә эшне бераз чамалабрак кирәк иде. Хәер, бездән зурраклар бар, белә торганнардыр инде. Бертуктамый эшләп торырга адәм машина түгел ул. Машинаны да ял иттерәләр. Ял иттермәсән, казаны шартлый башлый бит аньң, ташка улчим.

Б и к т и м е р. Сезнең кебек итәк астыннан колхозга каршы ут йөртергәмени?

Г а й ф у л л а. Ни сүзең бу, Биктимер? Ут йөртеп нишләдем мин? Үз өлешемә тигәнемне эшли барам, кар­шы барганым юк ла.

Б и к т и м е р. Алма агачыннан ерак төшми инде ул. Беләбез сезнең кайсы шөребегез бушаганны, шуны борасы бар. Вакыты җиткәч, шундый итеп борырбыз әле. Шундый итеп борырбыз.

Г а й ф у л л а. Исең дә китәр диген, хи-хи-хи. өлә.)

Б и к т и м е р.  Күрерсең.

Г а й ф у л л а (җитдиләнеп). Әй Биктимер күрше, син бүген бөтенләй кире ягьң белән торгансың, ахры. Гел кирле-мырлы сөйләнеп торасьң.

Б и к т и м е р. Серенә төшенә башладым инде мин аньң. Порядка юклык колхозда билчәннәр барлыктан икән ул. Читаватыннан шикләнә башладым. Председательнең грамотасы җитми, башы каткан.

Г а й ф у л л а үзне башкага бора). Мин сиңа бер кечкенә йомыш белән килгән идем, күрше!

Б и к т и м е р.  Сөйлә, тьңлап  карыйк.

Г а й ф у л л а. Миңа диствителнә колхоз члены дигән бер язу кирәк иде.

Б и к т и м е р.  Нигә тагын ул?

Г а й ф у л л а. Хатын авырып тора, больниска барып кайтырга иде.

Б и к т и м е р. Ул эш өчен секретарь бар ич.

Г а й ф у л л а. Секретарь районга киткән, ике-өч көнсез кайтмый, ди.

Г а л и м ә. Кай җирләре авырта, күрше?

Г а й ф у л л а.   Бер дә башыма чыдый алмыйм, ди.

Г а л и м ә. И алланың эшләре, илдә кизү бар бугай шул.

Г а й ф у л л а. Русча булса шәп булыр иде, ату, мөселманчасыньң базары төбән йөри аньң.

Б и к т и м е р.   Мин бит русча яза белмим.

Г а й ф у л л а.   Син укып йөрдең ич.

Б и к т и м е р. Йөрсәм, мин бит яңалифчә укыдым. Син үзең русча да яза беләсең ич.

Г а й ф у л л а. Үзең язсаң нихорошодан яхшы түгел инде ул. (Галимәгә.) Нурый кайда соң?

Г а л и м ә. Ячәйкәсенә киткәндер.

Г а й ф у л л а. Алайса, шунда әйләним әле. Хушыгыз. (Чыга.)

Га л и м ә. Хуш. (Пауза.) Күрше кешегә шулхәтле каты бәреләләрмени? Күрше хакы алла хакы диләр. Бе­раз оялырга кирәк. Кеше белән сөйләшә белмисең.

Б и к т и м е р. Кешемени ул... сиздеңме тишек борыннынң нишләп йөргәнен? Документ хәстәрли, күбрәк хатынкызлар тирәсендә әйләнә.

Г а л и м ә.   Төкерәм аның шикелле бөкре бүкәннәргә.

Б и к т и м е р. Ул яктан дип әйтмим. Андыйлар алар хәзер хатынкызлар арасында коткы таратырга яраталар. Алардан ераграк булуны күрше итәргә кирәк.

Г а л и м ә. Ярар, чит кеше кадалсын әле, монда үз хәлем хәл. Әйттем бит мин сиңа, башта ук әйттем! Кермик, кермик, дидем. Шәт, каным ук сизгән икән. Якты көн йөзен күрмисең бит. Элек булды элек, хәзер инде тагын...

Б и к т и м е р. Элек кемгә иде дә, хәзер кемгә? Ул сразы булмый бит, Галимә. Менә син атасыннан аерылып башка чыккан кешене генә алып кара. Еракка барма, абыеңны гына ал. Атаңнан башка чыкканда ние бар иде аньң? Иләк-чиләкләре дә юк иде бит. Әкертенләп аякка басты: ат алды, сыер алды, йорт салды. Колхоз да менә башка чыккан кеше күк, бүген кайбер нәрсәләре җитешми икән, иртәгә алары да булыр.

Г а л и м ә. (кашларын җыерып, ачуланып). Булыр, көтеп тор әле син кызыл кар яуганын.

Б и к т и м е р (иркәләп). Булыр, Галимә, кайгырма, бары да булыр. Менә иртәгә уракка төшәбез. Тик менә колхозның, кул көчләре генә җитешеп бетми... Галимә, быел сиңа да... Галимә.   Ә бала?

Б и к т и м е р.   Ясле ачабыз.

Г а л и м ә. Юк-юк, актык баламны да үтерер хәлем юк. Шакир байга эшләгәндә үлгән балаларым да житәр. Ул яслеләрегезне башыгызга каплагыз. Миңа өйдә дә эш җитәрлек.

Б и к т и м е р. Ул кадәр колхоз җирләрен кем генә җыеп бетерер икән соң?

Г а л и м ә.   Анысында минем эшем юк.

Б и к т и м е р. Барлык эшләучеләребезне бу эшкә тартырга кирәк.

Г а л и м ә. Тартасыз инде, эшегез һаман тау астына тәгәри. Иштегез инде ишәк чумарын, кырдыгыз.

Б и к т и м е р. Дөрес түгел!

Г а л и м ә. Шул колхозьңа кульң-тырнагың белән ябыштың инде. Әллә, шәт, сихерләделәр.

Б и к т и м е р. Әй Галимә, колхозны без дә кире каксак, ул ни булып чыгар?

Г а л и м ә. Ни булсын, пычагымамыни үзеңә файдасы булмагач, ник тә чәнчелеп китми?

Б и к т и м е р. Колхозны яхшырту безнең үз кулыбызда.

Г а л и м ә. (кызып). Кулыгызда, кулыгызда, кырды­гыз инде бик. Минем ризалыктан башка колхозыңа кердең, каршы килдем, санга да алмадың. Әнә яхшыра, менә яхшыра дип, куык очыртып йөрдең. Гелән артка, гелән кирегә.

Б и к т и м е р әмәке чорный). Безнең колхозның, кайсыдыр бер җирендә елан бар, Галимә. Менә шул еланны буыл ташлыйсы бар. Әзенә төштем инде мин аньң.

Г а л и м ә. Эзен дә күрәсем, сүзен дә ишетәсем килми. Күп түздем инде, түзмәдем түгел, яхшырмасмы бераз, пүрәткегә кермәсме дип көттем. Аяз көнне яңгыр көткәнмен икән мин юләр. Инде колхоз дип актык баламны җи­де ят кулына, эт оясына ташлар хәлем юк.

Б и к т и м е р (тиз генә тәмәкесен яндыра). Нигә җи­де ят булсын, яследә үзебезнең колхоз балалары ич.

Г а л и м ә. Каядыр, Себердә диме шунда, яследәге бетен балалар өч көн эчендә таракан шикелле кырылып беткәннәр, ди. Бик булыр. Алла ул гөнаһсыз балаларны обшилауга ничек чыдап торсын?

Б и к т и м е р. Чыдамаска ни эше бар соң аның? Ә син кулак әкиятен сөйләмә әле, ичмасам.

Г а л и м ә. Колхозга кергәннән бирле денеңнән дә колак кагып барасың, урыс. Урысның да юньлесе динне тота. Кеше баласын кеше юньләп карыймы соң? Кайвакыт үз балаңны ник тудырганыңа үкенәсең. Әле дә инде... үзе яшьләнә.) Менә сиңа актык сүз... (Елый.)

Б и к т и м е р  әрәзәгә карал). Я?

Г а л и м ә (яшен сөртәөртә). Колхоз белән саубуллашасыңмы, юкмы?

Б и к т и м е р (тиз генә тәмәкесен тәрәзә төбенә басып сүндерә), Ә, колхоз белән... Менә сиңа кирәксә, яңа авыз-дан иске суз. (Пауза.) Булмый ул миннэн. Алай качу була ул. Колхозны...

Г а л и м ә    (вак-төякләрне җыя, Биктимерне бүлә). Колхоз белән саубуллашасың килмәгәч, минем белән саубуллашасың киләдер. Колхозда яшьрәкне тапкансыңдыр.

Б и к т и м е р (сикереп тора да Галимә янына барып төенчегенә тотына). Галимә, нишлисең син? Яңадан иске җырыңны кабатлыйсың. Яңадан шул күршә сүзенә алданып китмәкче буласың.

Г а л и м ә (төенчеген төшереп җибәрә, хәлсезләнеп сәкегә бишек янына утыра). Әйдә, балам, тор! Сине исәнсау итеп үстерү өчен, ничә еллар бергә гомер иткән, байлар эшендә бергә азап чиккән атаңны ташлыйм, әйдә тор, балам. (Биктимер идәнгә төшкән төенчекне алып идән уртасында катып тора.) Нишлисең бит, дөньяда колхоз булмасак та, сәвит без биднәкләрне дә ачка үтермәс әле. (Биктимер бишеккә килеп тирбәтә башлый. Галимә дерелдәгән куллары белән баланы алырга тотына. Бикти­мер, ул алыйм дигәндә, бишекне тирбәтеп җибәрә.) Әйдә тор, балам, дөньяда торасың килсә, әйдә, балам! (Баланы ала, төенчекне тота да елый-елый чыга башлый.)

Б и к т и м е р (буш бишекне тирбәтеп). Галимә, җүләрләнмә, көпә-көндез саташма, кара әле колхоз бит ул... (Әйтә алмый, сүз тапмый тора.) Ничек аңлатыйм. Нурый да кайтмый, ичмасам, шундый вакытта. әмәкесен суыра, сунгән икәнне белгәч ташлый.) Безнең кебек ярлылар колхоздагы авырлыкларны бетерү өчен тырышырга тиешләр. Ә син... (Галимә ишек янына җиткәч яшьле күзе белән өйне карый.)

Г а л и м ә. Ярый, Биктимер, син үз юлыңда, мин үз юлымда. 20 ел бергә торган хатыныңны колхозга алмаштың... колхоз... (Яшенә тыгылып сүзен әйтеп бетерә алмый борылып ишекне ача. Ишектә Нурый белән очрашалар, туктыйлар.)

Б и к т и м е р   (исенә килеп). Нурый, бераз кичектең.

Н у р ы й (Галимәгә карап). Тукта, җиңги, соң, түгел әле, абый!

 

II Ә Р Д Ә.