ДУРТЕНЧЕ ПӘРДӘ

Биктимернең икенче пәрдәдәге булмәсе. Ләкин бүлмәнең җиһазы үзгәргән. Ишекнең уң ягында сәке, сәке өстендә яңа ситсы белән тышланган мендәрләр, юрган, түшәкләр өелгән. Түрдә уртача зурлыктагы көзге. Шул якта стена сәгате. Тәрәзәләргә флүр пәрдәләр эленгән. Бүлмәнең бер як читендә өстәл. Пәрдә ачылганда бүлмәдә берәү дә юк. Пауза. Бераздан ишек ачыла. Кешесе күренми. Кемдер ишектән яңа тимер кровать кертергә маташа.

Н у р ы и. Кара син аны, безнең ишеләрнең өенә кермәскә маташа бит. Ничово, без сине колагыңнан сөйрәп көртербез. (Кроватьны ишектән кертә.) Әйдә, ятсынма! Тормаган өеңдә дә торып кара. Монда да сиңа ятарлар гына, курыкма! (Кроватьны бер читкә куя, сызгыра-сызгыра йөри, кровать куярга җайлы урын эзләп карана.) Әһә, булды. (Тиз генә сәке өстендәге урын-җирне алып куя башлый.) Уһу, монда безнең элекке байлыклар да җитәрлек икән. Юкка гына безне ярлы-ябага дип йөрткәннәр икән, кара нихәтле мал-туар булган. (Тактада йөгергән кандалаларны үтерә.) Ничово, хәзер без сезне как клас кына түгел, как кандала сыткански итәрбез. (Сыта, бер кандаланы такта башына куя, чиертеп җибәрә.) Әй, тукта әле, яңа кроватька мамыгыгызны коймагыз тагы. (Эзли.) Яңа авылда кулакка, яңа кроватьта кандалага урын юк, понәтно, вәт, малай, тайды бит. Ничә тапкыр кайнар су белән парлаган идек сәкене, һаман калганнар. Колхоздагы кандалаларны да ничә тапкыр тазартсак та, беткәннәре юк әле. әкене сүтеп бетерә, такталарын чыгара. Бер кандаланың  ишектән китеп баруын күреп кала.) Әй, җәлпәк кулак, кая анда, яңа кроватька таба йөгерәсең. (Өстәл астыннан кандаланы кулына ала.) Кара син аны, кешенең хәләл канын ашап симергәч, күзгә дә туры карый алмый. Кая качадыр идең?.. Сиңа әйтәләр бит, эндәшмисең, значет, хәләл кан­ны эчүең дөрес. (Аяк астына салып баса.) Эшең бетте, кодагый. Сезне барыбер перевоспитать итеп булмас, тәки кандала булып калырсыз. (Такталарны алып чыгып, яңадан керә, сәке урынына кровать куя, урын-җирен җыештыра, соңыннан кроватька утыра.) Вот кровать та булды, инде кьзы гына кирәк. Нигә, кызы да бүген була ич. Бүген колхоз клубында туйлагач та Мөршидә белән безпресәткәсез шушында киләбез. Тукта әле, ике кеше сыя микән соң әле монда. (Сузылып ятып карый.) Ну, була икән, монда әле малайга да урын кала икән. (Тирбәлә.) Шулай тирбәлеп тә торгач, нигә булмасын, ди.

Торып стенага юлбашчыларның рәсемнәрен кага башлый. Шул вакыт ишектән башын тыгып, елмаеп, М ө р ш и д ә карый. Ул Нурыйга сиздерми генә кроватька килеп утыра. Нурый, Калинин портретын борылып алганда, Мөршидәне күрә. Мөршидә, Нурыйның караганын күргәч, тиз генә көләчлеген яшерә, уйга калган кыяфәткә керә.

Иптәш Калинин, бик азга гына рәхим итеп утырып тор әле. (Калинин портретын табуреткага утырта   да, Мөршшидәгә карап.) Сукырның эзлегенә ике күз,   әйтим әле үзенә бер сүз. өршидә янына кроватька утыра.) Кровать булды илде... өршидәне кочаклый, ул эндәшми.)

Кулымдагы   балдагымның   исемнәре  Мөршидә,

Җанкаема ниләр булган, дәшми дә, сөйләшми дә.

М ө р ш и д ә. Синең миннән башка да сөйләшүчеләрең бар ич инде.

Н у р ы й.   (аптырый,    кочаклаган кулын ала). Кем?

М ө р ш и д ә.   Теге.

Н у р ы й.   Кем инде-е-е?

М ө р ш и д ә. Теге почык инде. Укытучы яныннан кайчан бушыйсың дииим?

Н у р ы й. (елмая). Пүчтәк ул, Гайнетдин кода. Без бит аның белән стена газетасы гына чыгарабыз. Ул язып Тора, мин нитеп... торам, әйе. өршидә булә.)

М ө р ш и д ә.  Шул, шул, менә син әйтеп торасың.

Н у р ы й. Әйтеп беткәнне көт, шадра. өеп ала.) Мин как редактор әйтеп торам, ул язып тора. Шул гына. Әй, ташла әле шул көнче күбәләклегеңне.

М ө р ш и д ә.   Син көнләшмисеңме?

Ну р ы й. Юк.

М ө р ш и д ә.   Алай булгач яратмыйсың?

Н у р ы й. Ник тагы?

М ө р ш и д ә.   Көнләшмәгән кеше яратмый, ди ул.

Н у р ы й. Ташла әле әбиләр әкиятен, ударный книж­ка йөртеп, тавык көлдерерлек сүз сөйлисең. Әгәр дә мәгәр мин сине яратмасам, ни пычагыма менә шушындый ике ярым кеше ятарлык, бишек шикелле тирбәлә торган кровать алып кайтыр идем. өршидәнең йөзе ачыла.)

М ө р ш и д ә. Соң нигә үзең туй көненә шул почык тирәсеңдә гәҗит-мәҗитләп йөрисең, чөгендер борын. (Нурыйның борынын кыса.)

Н у р ы й. Тартма борынны, зурайтасың. өршидәне кочаклап кроватька сала да үбә.)

М ө р ш и д ә. Тукта әле, бик ашыкма. Бу бит ашлык җыю түгел.

Н у р ы й. Дөрес, Мөршидә, бу чәчүгә хәзерлек кенә әле.

Тагын үбә. Ишектән кызу гына Г а л и м ә килеп керә дә, боларны күргәч аптырап, идән уртасында туктый. Тегеләр аны күрмәмешкә салыналар.

Г а л и м ә. Мин сезне күрмәдем, балалар. Сез дә ми­не күрмәдегез инде, җәме, утырыгыз, утыр. (Аяк очы бе­лән басып, икенче ишектән чыгып китә.)

Н у р ы й. Мөршидә, мине анда Калинин бабай көтә, син шунда... өршидә Нурыйны җибәрми кочаклый.)

М ө р ш и д ә. Клубка ничәдә барабыз?

Атылып-бәрелеп, сугылып яңадан  Г а л и м ә  килеп керә дә карана.

Г а л и м ә. Сез әле һаман авыз итешеп утырасызмыни? (Нидер эзли, Нурый портретны кага башлый.) Кем, килен, тфүү, килен үк түгел бугай әле. Мөршидә, күрмәдегезме? Менә шушында куйган идем бит? (Табуретка өстен күрсәтә.)

Н у р ы й. Кем, Биктимер абыйнымы?

Г а л и м ә. Түгел лә. Менэ шушында гына куйган идем ләбаса. Әллә җен урлады. Туй көнне җен үп йөрүчән була, ди.

М ө р ш и д ә. Галимә жиңги, без һаман өйдә утырдык. Бернинди дә җен-фәләннең кергәнен күрмәдек.

Г а л и м ә. Алай булгач, кайсыгыз алды соң?

М е р ш и д ә.   Нәрсәне?

Г а л и м ә. Ачуым да бер килмәгәе, шалканны. Ничә тапкыр әйттем мин сезгә капчык, капчык дип. (Нурый белән Мөршидә көләләр.) Сез шул яшь тайлар шикелле кешнәшеп кенә торасыз. үңелсезләнеп.) Безгә генә ул сезнең кебек кешнәшергә туры килмәде, бәхетсез үтте безнең яшьлек.

М ө р ш и д ә. Искә төшермә инде син аларны, Галимә апа. Анын урынына менә хәзер шатланып торабыз.

Г а л и м ә. өзен яктырта). Хәзергесенең тәмен мин аны синнән башка да беләм. Менә мин җүләр шуңа шашып йөрим дә. (Эзли, әйберләрне туздырып бетерә, ахырында сандыктан капчыклар сөйрәп чыгара.) Бөтенләй Хуҗа Насыртдин булып беттем. Бәрәңге салган капчыкларны яңа гына юылган керләр янына салып куйганмын. Бу арада бер-бер артлы шатлык, бөтенләй зиһенне таратып җибәрде. (Капчык ямыйлар.)

М ө р ш и д ә. Нигә ул хәтле шашасьң соң? Ипләбрәк йөр.

Г а л и м ә. Шашмассың менә. Гомеренә кадаклап икмәк ашаган кешегә йөзәр потлап икмәк бирделәр дә, бетенләй зиһенне чуалттылар да куйдылар. Әле беркөн  шыгрым төягән 7 йөк, бүген тагын 6 йөк китергәннәр. Кая куеп бетерәсең, җүләр, аны. Ящик-мәшчекләр дә тулып бетте инде. Әле дә ярый, бәрәңгене базга салдык. Бераз капчыклар бушады, ичмасам. Биктимер дә орышып бетерде үземне.

М ө р ш и д ә. Нигә тагы?

Г а л и м ә. Нигә булсын, әй, тавык мие ашаган нәрсә, онытып киткәнмен икән, Нурый, сине Биктимер абыең ашлык бушатышырга чакырган иде. Нигә булсын. Ул да шул сез әйткәнне әйтә, шашма, карчык, балавызланма, ди. Үзен, Биктимерне әйтәм әле, Шакир байда бозау араньнда яшьлеген үткәргән дип белмәссең, бер дә исе китмәгән сыман эре генә йөреп яткан була бит өтегем.

М ө р ш и д ә. Нигә шашарга, Галимә апа. Колхозның шулай буласын Нурый миңа күптән әйтеп килә иде.

Г а л и м ә. Миңа да әйтәләр иде дә аны, мин шул гелән кирегә сукалап йөрдем. Ризалыгымнан башка колхозга кергәне өчен аерыла да яздым. Биктимерне дә, мескенне, әрләп бетерә ием. Элек байга җилкә черттең, хәзер колхозга җилкә чертәсең, дип теңкәсенә тия торган ием мин аның. Ул вакытта колхоз булса да әллә ничек ие шунда.

М ө р ш и д ә. Безнең колхозны буташтыручылар күп ие шул, җиңги. Күршеңне, четовотны онытмагансыңдыр. Кем булып чыкты?

Г а л и м ә. (кулына энәсен кадый). Әбәүү... бармагыма энә кадалды. (Бармагын селки.) Шулай шул, бер эче китә торган сыер бөтен көтүне буйый, ди.

М ө р ш и д ә. Ал ар бер генә түгел ич, җиңги. Элекке председатель дә шул кулак койрыгы булып чыкты бит. Алар әле тагын бардыр.

 

Б и к т и м е р   керә.

Б и к т и м е р.  Я, карчык, ямалдымы капчык?

Г а л и м ә. Мә, берне ала тор. Кара әле, җүнләбрәк сөйләшү кирәк ие, ялгыш үлчәмәгәннәр микән соң?

Б и к т и м е р. Ялгыш үлчәргә, хәзер кладовщик си­нең элекке күршең кешесе түгел ич. Ул гына узенең кесәсенә таба ялгыша ие. Үзебезнең хәләл хезмәт көннәре инде, карчыгым, бир капчыгың. (Капчыкны ала, чыга.)

Г а л и м ә. Минем әле аш-суларны да карыйсым бар икән. (Тора.)

М ө р ш и д ә. Мә, бетте. Мин дә чыгам. Бераз киенеп куярга кирәк.

Г а л и м ә. Кайсы күлмәгеңне киясең? өлеп.) Җефәгенме, асылынмы?

М ө р ш и д ә. (чыга-чыга). Без асылына торганнардан түгел бит. Теге яз көне премиягә алган җон күлмәгемне киям дип торам.

Чыгып китәләр, икенче ишектән   Ә п р ә й  керә.

Ә п р ә й. Кая югалганнар болар? Тут, тут, бу нәрсә? А, Нурый кияү аршавский карават алып җиффәргән. Ка­ра син йолкышны. (Утыра, сиртмәгә төшеп китә.) Әй, тышы ялтырый, эче калтырый икән моның. Ватык карават алган. Җуннесе аның безнең ишегә эләгәмени? Караваты чурт с ним ие әле аның. Кызы булса, сәкедә ятыр иең әле аны. Менә, чурт вәҗми, кызлар бик кыргыйланып киттеләр. «Ни хәл, кара кашым?»-дип елмаеп кына эндәшсәм үзләренә, «Шәп әле, йолкышым»,- диләр дә, янымнан афтомобиль кебек тырр итеп үтәләр дә китәләр. Кеше кебек язын ук дөбердәттереп эшләп алып киткәндә, колхоз, бәлки, мине дә парлаган булыр иде дә бит. Булмады инде. Мин, җүләр, кибән астында гына капланып йөрдем шул. әрәзәдән карый.) Әнә кеше йөкләп ашлык ала... хотә, хәер, миңа да бер йөк тиде. Киләсе ел безнең йортка да кызыл абозлар килер әле. Ничово. (Чыга башлый, каршына савыт-сабалар күтәргән Галимә очрый.)

Г а л и м ә.   Ни хәл, Әпрәй, Нурыйны эзләп килдеңме?

Ә п р ә й. Ие дә. Туй вакыты бит. Нурый кыз кочаклап йөри, ахры. Ничово.

Г а л и м ә. Кыз кочаклар өчен иң элек капчык кочаклыйлар аны. Нурый йортта ашлык бушата. үлмәгә үтә. Өстәл хәзерли башлый.)

Ә п р ә й. Без дә кочакларбыз әле. Ничовооо.

 

Ә п р ә й  чыга,  Н у р ы й, Д р у ж и н и н,  берничә к ы з белән М ө р ш и д ә,   берничә    к о л х о з ч ы   х а т ы н    һәм    и р л ә р   керәләр, Г а л и м ә  исәнләшкәч чыгып китә.

 

Н у р ы й. Әйдәгез, кунаклар, булган урыннарга утырышыгыз. (Ике кешегә урьн җитми кала.)

Д р у ж и н и н. Нурый, яңа урожайдан сезгә бер дю­жина венский урындык алып җибәрәсе бар икән. (Өйне карый.)

Н у р ы й. Урындыклар сметада бар ул безнең, иптәш Дружинин. Менә абый кайтеын әле. Ул үзенең сметасын укыр. (Вер чемодан тартып алып утыра.)

1 - к ы з. Мөршидә, икәү сыярбыз» кил монда. (Икәү бер урындыкка утыралар.)

Г ә р ә й ш а (кровать янында йөри). Ай-яй-яй, бу аршавский сәкене кайчан алдыгыз? (Карана, тотып карый.) Моның, җәмият, шарлары көмеш инде әллә? (Шарларын тотып карый.)

Б е р х а т ы н. Хакы ни тора инде моның, Нурый?

Н у р ы й.  Хак ярым хак, пот ярым борчак хакы гына.

X а т ы н   (бик кызыксынып). Юк, шулай да?

Н у р ы й. 75 сум гына.

X а т ы н. Шулай гынамы? Без дә алырлык икән ич. Мин тегү машинасы гына алган нем.

Г ә р ә й ш а. Ә менә мин афтомобиль алыйм дигән нем дә, ни, дилбегәсен тота алмам дип курыктым. Биктимерләр алар-ты алыр. Аның беүзенең генә 370 кә якын труддине бар. Урыс әйтмешли, бер кадак йөзем түгел ул.

Д р у ж и н и н. Синең труддин күпме, Гәрәйша абзый?

Г ә р ә й ш а. (эре генә). Безнең дә алай хур булырлык түгел, товарищ политотделенҗә.

Д р у ж и н и н.   Алай да?

Г э р э й ш а. (Нурыйга карап). Әнә, звеновой әйтсен, без тыңлап торыйк.

Н у р ы й. Гәрәйша абзый барып торган ударник ул.

Г ә р ә й ш а. (гамак кырып). Э-э. (көләләр. )

Н у р ы й. Гәрәйша абзый быел биш йөз дә 67 пот та 8 килограмм да бер грамм ашлык алды.

Г ә р ә й ш а. (урыннан кузгалып киерелеп утыра). Гранын арттыра звеновой. (көләләр.)

1 -егет. Карагыз әле, кияү белән кыз сак белән сок шикелле. Берсе өстәлнең бу ягында, берсе теге ягында утыралар. Әйдәгез, кавыштырыйк әле үзләрен.

Д р у ж и н и н.   Верно.

Түрдән ике урынбирәләр, утыралар. Г а л и м ә кереп өстал өстендәге ашъяулыкны ачып җибәрә, өстәлнең бик бай хәзерлеге күренә.

Г а л и м ә. (шулпаны уртага куеп бүлә башлый). Ягез әле, иптәш начальник, синнән зур кунагым юк. Без­нең өчен төн йокыларыгызны качырып йөреп ябыгып та беткәнсез. Аша әле, тазарырсьң. Шуннан башка сыем юк.Җитешегез. (Ашыйлар.)

Д р у ж и н и н. Үткәненчә ашарбыз. (Колхозчыларга карап.) Үзегез дә эшләгән кебек ашагыз. Ударный эшләгән кеше ударный ашарга да хаклы.

Г ә р ә й ш а. Дөрес, товарищ политотделенҗә. Әнә, бишенче бригаданың сәндерә Сафасы эт белән тартып кайтырлык кына ашлык алды. Бөтен халык көлде үзеннән.

Б е р  к ы з. Бу Нурыйны юкка гына түргә кунаклаттыгыз әле. Яңа гармунын уйнасын ие, ичмасам. Ашны без өйдә дә ашыйбыз.

Н у р ы й. Соңрак, клубта ишетерсез.

Г ә р ә й ш а. Правильно әйтә Миңкамал кодача! Да­вай сайрат.

Нурый өстәл астыннан иске гармунын ала.

Д р у ж и н и н. Тукта әле, син яңа уңыштан яңа гармун алган иең түгелме?

Г ә р ә й ш а.   Кычкыртма шул сыбызгыңны...

2 - к о л х о з ч ы. Ансы единаличник сандугачы бит, кирәкми.

Д р у ж и н и н.   Правильно, шәп әйтте!

Н у р ы й. Политотдел начальнигы помощнигына кар­ты әйтү булса да, әйтим инде. Минемчә, шәп әйтмәде. Мин сезгә иң элек едичаличный гармунда единаличник көйләрен уйныйм. Аннары. (Тавыш күтәрә.) Аннары үземнең труддингә алган сандугачта үзебезнең колхоз көен уйнармын, булдымы?

Б а р ы   д а.  Булды.

Иске гармунда бер иске, моңлы озын  көй уйный.   Г а л и м ә керә, табакны алып чыга һәм тавык алып керә.

Г а л и м ә. Юньләп ашамагансыз да. Башка сыем да юк ие.

Д р у ж и н и н. Менә сиңа кирәксә, башка сый юк, имеш.

Г ә р ә й ш а. Галимә утыртты безне, җәмият. Башка сый юкка ышанып күп эчкән идем. Инде главныена урын табылса ярый.

Г а л и м ә. Тегесе шулпасы, монысы шулпасында пешкән тавыгы гына. Башка сый юк. Ашагыз инде.

X а т ы н. Күрше, галавный хуҗа кайда соң? Туй көнне кая йөри ул?

Г а л и м ә. Бригада абзарына киткән иде. Ул көн дә бер мал-туарларын карап кайтмаса, чәем чәй, ашым аш булмый, ди.

Г ә р ә й ш а. Нурый энем, үзеңнең кәләш алган, безнең таза хәллегә әйләнеп барган чак, бу хәерче күз яшьләренә буялган көеңне туктатсаң да шәп булыр иде.

Н у р ы й. Була ул. Мин әле сезне нәрсә диярсез дип кенә...

Х а т ы н.   Колхоз көе беткәнмени соң сиңа?

Н у р ы й. Мәгез.

Өстәл астыннан яңа гармун алып зур дәрт белән «Колхозчылар маршын» уйнап җибәрә. Башкалар ашаудан туктап тыңлыйлар. Ул арада булмый, ишектән башыннан кан аккан килеш, Биктимер керә. Кулында велосипед чылбыры, аны артында яшереп тоткан. Нурыйдан башкалар сикереп торалар. Нурый бер ноктага караган да, дәртләнеп гармун сыза.

Д р у ж и н и н. (сикереп торып, өстәл арасыннан чыга башлап). Ни булды?..

Г а л и м ә. Кайсы дошман башыңа җитмәкче булды тагын? (Елый башлый.)

Б и к т и м е р. (башын күтәрә, елмая). Пүчтәк, тышта караңгы, мин...

Б а р ы   да.   Я?!

Нурый гармун алып, Биктимер  янына  килә.

Б и к т и м е р. Мин кунаклар янына тизрәк кайтып җитим дип юргага атланып киткән ием.

Г ә р ә й ш а,  Атып бәрдеме?

Б и к т и м е р.   Юк, үзем күтәреп бәрдем.

Д р у ж и н и н.   Кемне?

Н у р ы й (урында басып тора алмый). Теге күрше калдыкларыдыр, кандалалар. 

Б и к т и м е р. Тышта караңгы. Күрмәдем. Велосипед белән мәтәлдек. Менә (чылбырны күрсәтә) тауны төшкәндә дилбегәсе ычкынды.

Д р у ж и н и н. Самом деле, пучтәк икән. өршидә шкафтан бер кисәк ак бүз алып Биктимернең  башын  бәйли.)

М е р ш и д э.   Бераз сыдыртып кына киткән.

Б и к т и м е р. Башка-то чорт та булмас, тик менә велесәпите жәл. Съезд бүләге иде.

Г а л и м э. (кеткелдәп көлеп җибәрә). Ул самохотына өйрәнгәндә дә егылып беткән ие. Я, кунаклар, (яшьләрен сөртәөртә) ашагыз әле, әйттем ич мин сезгә башка сыем юк дип. (Ашны җыеп ала. Өстәл тирәсендәгеләр тора, кузгала башлыйлар. Ишек яныннан кире йөгереп килә.) Кузгалмагыз әле, кунаклар, тагын бар ич.

Ишектән Ә п р ә й килеп керә, бераз тартынып тора да, ишек төбенә утыра, башта аны берәү дә күрми.

Син, Мөршидә, боларны кузгатмый тор инде, мин хәзер. (Кызу атлап чыгып китә.)

Д р у ж и н и н. Биктимер, быелгы урожайны кайларга тотасьң. Ул туры да уйлаганың бармы?

Б и к т и м е р. Булмаган кая, иптәш Дружинин. Карчык белән кич яткан саен уйлыйбыз. (Галимә бәлеш күтәреп керә Гармун туктый.)

Д р у ж и н и н.   Бу ни тагын?

Г а л и м ә (елмаеп). Шуннан башкасы юк, туганнар. Бу - бәлеш.

Д р у ж и н и н. Монысына урын табып булмас, на­верно.

Г ә р ә й ш а. Монда, җәмият, ике корсак юк. Тавык шулпасын эч, тавыгын аша, бәлешен... булмый ул. Минем корсак шәриф әледән үк үгез шикелле үкереп тора. (Куз­гала башлый, аны тоталар.)

Г а л и м ә. Я инде, звенодаш булып санламаган буласың. әрәйша эчен тотып утыра.)

Б и к т и м е р. Урожайны болай тотабыз. Карчык әйтә бер дүжина чинаяк, бер дүжина кашык, тагарак...

Г а л и м ә. Тарак...

Б и к т и м е р.  Грамафон.

Г а л и м ә.   Түгел лә, теге яңасын, кәтифун.

Г ә р ә й ш а. Алай түгел, аның исеме петифун, звено­даш.

Д р у ж и н и н. (кинәт урыныннан торып). Иптәшләр, бер генә минутка тынычлык. (Бары да тыналар.)

Г ә р ә й ш а. Җәмият, Дружинин товарищ бераз речләтеп алмакчы була. Туктагыз әле.

Д р у ж и н и н. Клубта сөйләшербез. Туйның кызуында. Монда икенче бер нәрсә. Әнә!! (Бармагы белән ишеккә таба күрсәтә, бары да аптырап ишек төбендә утыручы Әпрәйгә карыйлар.) Нигә Әпрәйне монда чакырмыйсыз?

Н у р ы й. Әй җүләр, нигә анда утырасың? Әйдә!

Ә п р ә й (акрын гына тора. Йокымсыраган күзләрен уа). Мин шушыннан карап торырга да риза.

Б и к т и м е р. Ничово, Әпрәй, син бит хәзер кибән асты Әпрәй түгел. Синең хәзер элекке ялчы, хәзерге таза хәлле булып баручы Биктимернең өендә полный кунак булырга хакың бар. Әйдә утыр. (Әпрәйне өстәл янына утырталар.)

Ә п р ә й. Һе, шулаймы, Биктимер абзый. (Ашый башлый.) Иптәш политотделения булмаса, мин пучти гелән кибән астьшда булыр идем әле. Мен яшәсен политотделлар! (Авызы тыгылган килеш җырлап җибәрә.)

Ай икегез,  икегез,  икегезнең  битегез,

Икегез дә ударниклар, тигез гомер итегез!

Х а т ы н. Әпрәйне икмәк суы белән сыйлаганнар, ахры?

Д р у ж и н и н.   Ну-ка, әйт әле, дөресме?

Әпрәй. Политотделениядән яшертене-пошыртыны юк. Бераз төшергән ием шул.

Д р у ж и н и н. Нигә?

Ә п р ә й. Потомошта күңелсез булып китте. Нурый шикелле парлансам, мин дә эчмәгән булыр ием. Аннан, товарищ политотделенҗә, үзең беләсең, (куңелсезләнә) теге бригададан чыгарылганнан соң, үкертеп эшләп тә йөрим инде. Хәзер кибән астына якын да барганым юк. Иту колхозчылар үги итеп карыйлар. өләләр.)

Н у р ы й. Пучтәк ул, Әпрәй. Менә мин хәзер чын дустым дип йөрим.

Ә п р ә й (шатланып). Ну, алай булгач, мә бишне. (Галимә өстәлгә тагын бер зур савыт куя, вак тәлинкәләр тарата.)

Х а т ы н. Әллә бүген болар безне шартлатмакчы булалар инде?

Г ә р ә й ш а (торып чыга башлый, аны тоталар). Җибәрегез әле, минем корсак кулак түгел ләбаса. Шундый зур задания бирәсез. Больше капле дә бармый, җәмият.

Н у р ы й. Һәй, сиңа алай булгач, аш сеңдерә торган көй генә уйнарга икән. ию көе уйнап җибәрә.)

Х а т ы н.   Менә нәкъ үзе. (Кул чава башлыйлар.)

Б а р ы   д а   (бию көенә  кул чабалар).   Я,   селкенә башла.

Батинкаңньң,   батинкаңньң

Табаны   чибәр   әле.

Таза хәлле тормыш туе, 

Селкенеп  җибәр   әле.

Г ә р ә й ш а. Сез колхозникны әдәм мәсхәрәсе итмәкче буласызмы, җәмият? Корсакның шөрепләре какшаган. Оятлы итәрсез.

М ө р ш и д ә. Я инде, Гәрәйша абзый, әйбәт биисең бит.

Г ә р ә й ш а. Әйбәт биим дип, ашаган тавыкны об­ратно очыртыр хәлем юк инде. өләләр.)

Г а л и м ә. Ягез, кунаклар, шуннан башка сыем юк та юк инде, ашагыз әле. Совет булмаса, без соң кеше сыйлый торган кеше идекмени? Иптәш Дружинин читтән килгән кеше, безне белми, без элек авылның иң өтеге идек. Шакир байның бозаулары белән бер өйдә тордык. Шунда ике баламны... (Елый башлый.)

Б и к т и м е р. Әй, ташла әле, карчык, шул күз яшьләреңне. Бүгенге тормышта күз яшьләре гүпчи кибәргә тиеш. Шулай бит, товарищ политотдел.

Д р у ж и н и н. Правильно. Без хәзер таза, культуралы, күз яшьсез, шат, көр тормышка барабыз.

Г а л и м ә. Йөрәккәүткән шул, йөрәккә утырган. (Елаудан туктый.) Ягез, кунаклар, җитешегез әле. Шун­нан башка сый юк. (Нурый акрын гына гармунын кычкыртып утыра.)

Г ә р ә й ш а. (эчен тотып, чыраен сытып). Биктимер, син сөйләп бетермәдең чевото?

Б и к т и м е р. Бая әйткәнчә, карчык, әйдә тагын бер сыер алыйк, ди.

Ә п р ә й.  Раскулачит, итәбез   аннан,   Галимә җиңги. (Көләләр.)

Б и к т и м е р. Мин үзем дә шулай думайтлыйм. Ә син, карчык, мәйтәм, үзебез оясын туздырган козгыннарның оясын кормакчы буласың, дим.

Д р у ж и н и н. Галимә дөрес әйткән, егётләр. Тагын бер сыер алырлык рәтегез бар икән, можно.

Б и к т и м е р. Рәтен-те бар аньң. Минем исәп менә бу единоличный збадан чыгу иде. Моңа тикле авылда булмагаң шәп, якты, колхоз кебек яңа бер йорт салып җибәрәсе ие. Менә шәһәрнең укыган кешеләре колхозга настоящий яңа өй салу формасын эшләп бирсеннәр ие..

Д р у ж и н и н. Правильно. Бу бик вакытлы күтәрелгән мәсьәлә. Бу турыда газет аша тавышны ишеттерергә кирәк.

М ө р ш и д ә. Туктагыз әле, каядыр җырлыйлар түгелме соң.

Бары да тыңлыйлар, «Комсомол маршы» көенә, җыр ишетелә.

Җәй байракларны, чакыр бар яшьләрне,

Суз кулны-кулга, уйны-уйга суз.

Кырга, цехларга без шатлык китерәбез,

Без коммунист яшьлек, без комсомол[1].

Н у р ы й. Бу - минем комсомоллар клубка туйга киләләр.

Д р у ж и н и н. Әйдәгез, кузгалдык, иптәшләр. Көт-термик. әгатен карый.) Туйны вакытында башларбыз. (Барысы да торалар.)

Н у р ы й. (ишектән чыгып барган Гәрәйшаны тотып). Гәрәйша абзый, бергә строй белән барабыз.

Г э р э й ш а. (эчен тотып, чыраен сытып). Булмый. Строй-мштройларлык рәт юк миндә, энем. Ашаган тавык абратны очты китте булыр. өлү.)

X а т ы н. Тимә инде, үз рәте белән барсын.

Д р у ж и н и н. Бер генә минутка, иптәшләр. (Барысы да тыналар.) Бүген ике бәйрәм. Берсе - уңыш бүлү бәйрәме. Икенчесе - Нурыйның Мөршидә белән парлану бәйрәме. Зур бәйрәмнәр болар. Ну, алда бөтен колхозчыларны да большевистик итү, бөтен колхозчыларны да Биктимер шикелле культуралы таза тормышлы итү көрәше калганын онытмагыз диясе килә.

Н у р ы й.   Дөрес!

Зур дәрт белән гармунын «Колхозчылар маршы»на уйнап җибәрә. Төзеләләр, иң алдан Н у р ы й белән Мөршидә чыгалар. Галимә, яңа караватка тотынган килеш, тегеләрнең артыннан карап кала.

Г а л и м ә. Гомер буе күземнән яшь кибәр дип уйламаган ием. Яңлышканмын икән.

пәрдә



[1] X. Туфан шигыре.