БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Болыңлык, кошлар сайрый... Күл ягыннан    үрдәкләрнең    бакылдашуы ишетелә. Көн эссе. Пәрдә ачылганда 4-5 егет печән чабалар. Аларньң чалгы селтәүләре ирексездән, буйсынучанлыктан гына эшләүләрен күрсәтә. Алар чалгыларын бертигез, салмак көч, авырлык белән, ачулы, изелгән йөзле хәлдә тоталар.  Артта  моңлы  гына, сузып кына гармун авыл көен уйный. Бераздан соң чалгы янау уңаена егетләр жырлыйлар.

Байлар кия каракүл,

Без   киябез   эшләпә;

Ходай бәхетне бирмәсә,

Баеп булмый эшләп тә.

Биек-биек  бит  әле

Биек тауның  итәге.

Бу дөньяның эрәхәтен

Без  күрмәдек  бит  әле.

Чалгы янаулар һаман акрыная, шул вакыт сәхнә артыннан Гыйлманның ачулы тавышы ишетелә: «Ах, каһәр сукканнар, нигә туктыйсыз. Эшләргә, кызу селтәргә!!!» Егетләр тавыш ишетелгән якка борылып карыйлар. Халыкка карап бердән авыр тын алалар да чалгы селти башлыйлар.

Б и к т и м е р.

Алай да безгә нужа,

Болай да  безгә нужа,

Өстә кием ничек туза,

Яшь  гомер  шулай  уза!

Җыр туктый, гармун дәвам итә. Ләкин чалгылар яңадан әкренли башлыйлар. Иң элек чабучыларның алдында баручы Биктимер туктый, аньң артыннан калган чалгылар да туктыйлар. Бары да, жиңнәре белән тирләрен сөртә-сөртә, бая тавыш килгән якка карыйлар.

1 - е г е т. Күренми, печән җыючы хатыннар янына киткәндер.

Б и к т и м е р. Китсә дә, килсә дә артык эшләп булмый, егылып үләргә генә калды. (Битенә кунган черкиләрне куа.) Черки куарлык та көч калмады. (Бары да покусларга авалар, тәмәке тартырга тотыпалар. Паузадан соң Биктимер кызу гына урыныннан тора.) Егетләр, килә. (Бары да сикереп торалар да чалгыларын алалар.) Шаярып кына әйттем, теге ата күркә түгел (тавышын йомшартып) минеке килә, минеке. (Егетләр тагын утыралар, чиләк белән аш күтәргән Галимә керә.)

1 - е г е т.  Менә байның сые да килеп җитте.

Б и к т и м е р. Байның сыен дошманга ашарга язмасын инде. Я, карчык, ни белән сыйлыйсьң?

2 - е г е т. Егетләр, бүген җомга, аш та килешер җанга. (Бары да чиләкне әйләндереп алалар.)

1 - е г е т.   Сәйфи, иң элек өч тапкыр   чилэәкне әйлән.

2 - е г е т. Була ул, җомга ашы корсакка бәйрәм. (Чиләкне әйләнеп чыга.)

Б и к т и м е р. Шауламагыз, хәзер байның сыен карыйбыз. үмеч белән чиләкне бутый, бары да шатла-нып каран торалар. Ләкин чиләкне бутаган саен аларның шатлыклары сүнә бара.) Байның сые һаман сыек. (Бары да күңелсезләнәләр, ашый башлыйлар.) Үзебез куертмыйча, куермас, ахры!

Г а л и м ә. Байлар казанында пешкән дигәннәр иде миңа.

Б  и к т и м е р. (тешен кысып). Бозау ашаталармыни! (Әкрен генә гармун уйный башлый.)

Байлар, байлар бал эчә,

Урта байлар сыра эчә.

Безнең,  кебек   ярлы,   ялчы

Ярдан  ятып  су эчә.

Г а л и м ә. (Биктимергә). Шакир абзый аскы өйдэн чыгыгыз, анда приказчикларны күчерәм, сез бозау арасына күчегез, ди. Әй, ходаем, тагын ниләр күрәсебез бар икән. (Елый. Биктимер ашарга дшг алган кашыгын ташлый.)

Б и к т и м е р.  Бозаулар  янына диме?

1 - е г е т. Дияр ул.

2 - е г е т.  Бай шул ул.

Б и к т и м е р. Без соң, без бозаумыни?

3 - е г е т.  Безме, без?

4 - е г е т.  Күрәсең ич,  без үтә күренәбез.

1 - е г е т   (киеменә күрсәтеп.) Без өтекләр!    

Б и к т и м е р.    Безнең якта    да бәйрәм    булыр әле, егетләр!

2 - е г е т. Ярый инде, тамак туймаса да, корсак күпте.

3 - е г е т. Күз күрде, тамак туймады, чутки йөрәк ялганды.

4-егет. Байларның укый торган гәжитләрен яндырыйк әле. (Егет чиләк өстенә ябып китергән газетаны ерта, бар да тәмәке төрәләр.)

Б и к т и м е р. Төрүне генә беләбез. өтенен өрә.) Зәңгәр төтеннәр белән әллә нихәтле файдалы сүзләр оча торгандыр. Безнең күзләр төтеннәрне генә күрәләр шул.

1 - е г е т. Без кара халык, кара халык инде, Бикти­мер. Безнең баш эшләми, шуна күрә укый алмыйбыз.

2 - е г е т. Сөйләдең сүз, кылый куз, укый алмыйбыз, имеш. Укыр идең дә, кем укыта соң сине?

3 - е г е т. Булмый ул бездән. Бөтенебез укыгач, байның эшен кем эшләр?

Б и к т и м е р беренче егеткә көз кыса, чыгарга күрсәтеп башын чайкый, читкәрәк китәргә дигән мәгънәне  аңлатырга тырыша.    Ләкин егет аңламый.

1-егет (корсагын тотып). Карар күзгә корсак аллага шөкер күренә. Ә менә чалгыны бер-ике селтәп жибәрсәң, һава шикелле пыш итеп чыга да бетә. (Бикти­мер ике күзен дә кыса, ачулы караш белән чыгарга атлый.)

1-егет (аңламаган сыйфат белән). Нәрсә син, Биктимер, күзеңне мелт-мелт йомасың? Күзеңә чүп кердеме әллә?

Б и к т и м е р. Их, син, егет шәрәмәте! Син күз йомганны да аңламыйсың икән. Ике кеше барында өченчеләр артык дип күз кысам мин. Егетләр, туп-турысын гы-на турылап әйткәндә, сез беразга үкчәгезне майлагыз әле. Без карчык белән бераз дөнья хәлләрен сөйләшеп алыйк.

1 - е г е т. Әллә кайчан шулай диләр аны!

2-егет. Сөйләшеп кенә димә инде, ичмасам. Покус түшәк булыр, әйдә рәхәтләнеп калыгыз. Барыбер шуннан башка рәхәте юк дөньяньң.

3-егет. Киттек, егетләр. (Биктимер Галимә янына бара башлый.)

4-егет. Тукта, тукта, без киткәнне көтегез.

Егетләр сәхнә артына югалалар.

Б и к т и м е р. Их, Галимә җаным! Юньләп күрә дә алмыйм бит үзеңне. Көн дә эш, төн дә эш! Ә арткан җир юк.

Г а л и м ә әчләнеп елмая). Тиздән артабыз, Бикти­мер, өчәү булабыз ич. (Покуска утыралар.)

Б и к т и м ер. Байны мал басар, ярлыны бала басар, диләр. Анысы булыр. Әле кайчан гына син кыз идең. Мин егет идем. (Пауза.) Кара әле, безнең малайга 8 ай була бугай. Сиңа эшләмәскә кирәк иде инде. Я малай­ны төшереп калдырырсьң.

Г а л и м э (үпкәләп). Ата булырга белде, баласына ничә ай икәнен дә белми. 8 ай ярым булды инде. Балалы корсак белән идән юуньң авырлыгын белмисең син, Биктимер. үзеннән яшь чыга, елый башлый.) Бер иелүе ни тора. Тын алырга ирек бирми бит ул. Әй ходаем, тусын иде инде тизрәк. Сиңа охшаган (Биктимернең күкрәгенә башын куя), аяз көннең күге кебек зәп-зәңгәр күзле малаебыз булсын иде.

Б и к т и м е р (Галимәне кочаклап.) Юк, кыз булсын иде, мин кыз яратам.

Г а л и м э (кочактан ычкына башлап). Ә, кыз яратасьңмыни син. Әйтәм, ничә айлыгын да белми.

Б и к т и м е р. Синең төсле карлыган күзле кыз ту­сын иде дим. Ә син әллә нәрсәгә борасың.

Г а л и м э. Ни булса да, үзебез кебек бер хәерче бу­лыр инде.

Б и к т и м е р. Иясенә күрә биясе дигәндәй, үзебезгә охшар инде, курыкма!

Г а л и м э. Туып та җитмәс: «Әнисәү, сөтти бил!»- дип, сөт сорый башласа, нәрсәңне эчертерсең. Әй, бу дөньяның тигезсезлеге. Берәүләр сыер сава, берәүләр мөгезен тота шул әле.

Б и к т и м е р. Сыерын уйлаган да юк инде, мәче баласы хәтле бер кәҗә бәрәне генә булса да ярар иде әле. Эшләгәнеңне эт, башыңны бет ашагач, булмас инде ул, Галимә! (Галимә елый, Биктимер башыннан сыйпап юата.)

Г а л и м э (эчен тотып). Әбәу, ходаем, яңадан борып алды. Тагын кузгалырга чамалый, ахры. Һич авыр нәрсә күтәрергә ярамый...

Б и к т и м е р.  Әх, дөньясы - ут оясы!

Г а л и м э. Язмыштан узмыш юк инде ул. Ярый, мин киттем, орышырлар.  (Китәргә тели.)

Б и к т и м е р. Барыбер кайтып-нитеп тә булмый. Бер үбим әле, ичмасам. (Үбә, ул арада кырын каран Гыйлман килеп керә.)

Г ы й л м а н (камчысын селтәп). Көпә-көндез кочаклашып утыралар бит, хәерсезләр. Әйдә марш, югал. Менә бу мичкәне тутырып куй. (Мичкәне тибеп җибәрә, ике чиләк күтәреп Галимә чыгып китә. Биктимер белән Галимә аерылалар.)

Б и к т и м е р. Кара әле, Гыйлман абзый, Галимәнең 9 га китте. Байга әйтү кирәк иде. Хайванны да йөкле вакытта эшләтмиләр бит.

Г ы й л м а н. Ә, аны әйтәсеңме, бияңне әйтэсеңме? Бия колынласа, байга тай була, ә синең ике аяклы бияң бозауласа, ни аллага, ни муллага. Хәер инде, иясенә күрә биясе, ди. өлә.) Хәерче булгач, парланмыйлар аны, печән өстендә болай да ничево парланасың бит, ә? (Гыйлман сөйләшкәндә, Биктимер ачуыннан чал-гы сабы белән җирне чокып тора.) Давай-давай эшкә, башка эт ашыклары кая? Парлана башлагыз. (Каш өстенә кулын куеп еракка карый, кычкыра.) Әй, кайтыгыз, кайт, әрәмтамаклар! (Бераздан куркышып егетләр керәләр.)

Г ы й л м а н үкрәк кесшәсеннән кечкенә кенәгә чыгарып, нидер яза). Яздым. Ярты сәгать суган сатып утыруыгызны яздым инде. Ансы чигергәнский булыр. (Гыйл­ман мыегын бөтереп, чыбыркысы белән биленә таянып елмаеп тора. Егетләр яңадан печән чаба башлыйлар. Сәхнә артыннан әкрен генә, моңлы гына гармун уйнаган ишетелә.) Кызурак селтәнегез, ато үзем селтәп җибәрермен. (Камчысын селти. Егетләр чырайларын сытып, көчләнеп селтәүләрен кызуландыралар.) Әһә, са­мом деле, парлана башладыгыз?! (Көлә, мыегын бөтереп, биленә таянып карап тора. Чалгы селтәүчеләрнең хәлләре бетүе сизелә.)

Е г е т л э р   гармунга кушылып җырлый башлыйлар.

Машинаның   тәгәрмәче

Нигә   сигез   булмаган?

Бу дөньяньң эрәхәте

Нигә   тигез   булмаган?

Безнең   авыл  зур   авыл,

Кыйбладин килә давыл.

Бәлки,   рәхәт   көннәр   булыр,

Хәзергесе   бик   авыр.

Җыр җырлангач, ике чиләк су күтәреп Г а л и м ә керә. Ул «Алла, эчем, эчем!» - ди дә чиләкләре белән егыла. Гыйлман кызу гына Галимә янына килә.

Г ы й л м а н. Чиләкләрне яньчеттең, әрәмтамак! (Галимәгә суга, Биктимер йөгереп килеп Гыйлманга сугарга кизәнгәндә, егетләр тотып калалар.)

Б и к т и м е р. Кулыңны кыскартырмын мин синең, бай эте!

П Ә Р Д Ә.