БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Начар җиһазлы, җыйнак жыештырылган бүлмә. Стеналарда төрле пейзаж   рәсемнәре   эленгән.   Түрдә   кровать.   Сул   почмакта язу өстәле. Аның янындагы стенада  көзге   һәм репродуктор. Уртада аш өстәле. Ишектән сөйләшә-сөйләшә Беренгард белән Роза керәләр. Беренгард хәрби киемнән.

Роза. Минем өчен бик кинәт булып китте бит әле бу мәсьәлә.

Өске киемнәрен чишенәләр, ишек янындагы вешалкага элеп куялар. Роза көзге каршына  килеп чәчләрен төзәтә.

Беренгард. Партиянең бу мөһим карарын син дөрес аңларга тиешсең. Бу карар сине подпольедән читкә җибәрү дә, партия эшеннән аеру да түгел.

                       Сөйләшә-сөйләшә өстәл янына барып утыралар.

Бу карарны, беренчедән- Гамбург шәһәрендәге партия эшен җанландыру, ныгыту дип аңласак, икенчедән - сине Гестапо тырнагыннан коткару дип тә аңларга кирәк. (Пауза.) Шулай, Роза, сиңа китәргә, бик тиз китәргә туры килер.

Роза. Дөрес, Беренгард иптәш, без җаныбыз-тәнебез белән партиягә, аның бөек идеялына бирелгән кешеләр. Партия карары безнең өчен закон. Берлиндә көчләр миннән башка да җитәрлек кала... (Пауза.) Я, синең эшләрең ничек бара, Беренгард? Теге вакыйгадан соң ул-бу юкмы?

Беренгард. Ул операция бик уңышлы булып чыкты. Ләкин үземнең дә эземә чак кына төшмәделәр.

Роза. Уйлап-уйлап торам да, гаҗәп булып чыкты бит ул ә? Фашистлар тырнагындагы өч иптәшне коткару... Сезнең эшнең җимешләре күренә бащлады.

Беренгард. Бераз тынгач, бу вакыйга онтыла төшкәч, эшне икенче төрлерәк итеп кабатлау күздә тотыла, ләкин зур хәзерлек кирәк.

Роза. Билгеле, зур осталык һәм зур хәзерлек кирәк.

Беренгард әгатенә каран). Уһу, миңа вакыт икән. итәргә җыена башлый.)

Роза. Вакытың сыйдырса, утырсаң шәп булыр иде.

Беренгард. Гафу итәсең, Роза, эшкә барыр вакытым җитә. Ярый, хәзергә сәламәт бул. Хәерле юл телим. Күрешкәнчегә кадәр хуш, Роза. үрешәләр.)

Роза. Хуш, иптәш Беренгард. Иптәшләргә миннән сәлам әйт. Минем өчен тыныч булсыннар.

Беренгард. Эшендә уңышлыклар телим. (Киенеп чыгарга барганда, Роза аны туктата.)

Роза. Тукта әле. (Чыгып, коридорны карап керә.)

Беренгард. Ничек, мөмкинме?

Роза. Әйе, коридор тыныч.

Беренгард. Тагын бер кат.

Роза. Исән бул. үрешләр.)

                                                Беренгард чыга. Пауза.

Бер караганда Берлиннән аерыласы да килми. Дусл.ар, туганнар, якын шәһәр. Ә китмичә калу партия каршында зур җинаять булыр иде. (Пауза.) Бу турыда ике төрле уйның булуы һич мөмкин түгел. Иртәгә түгел, ә бүген үк мин китәргә тиешмен. (Чемоданына әйберләр сала башлый.) Әни белән Ганс кайтсыннар да, аларны күреп, алар белән саубуллашып китим. (Пауза.) Тукта әле, аларга белгертергәме соң бу эшне? Вакытлы эш белән генэ дисәм? Әнинең күз яшьләре... Ганс, ах, бәгырем Ганс. (Уйлый.) Нигә турысын әйтмәскә соң? Әни бит ул партия тапшырган заданиеләрне үтәүдә бик зур ярдәм күрсәтә торган иде. Монсында да...

                                                      Звонок бирәләр.

Әнә үзе дә кайтты. өгереп барьт ишекне ача, йорт хуҗасын күргәч, уңайсызланып артка чигенә.)

Эльза (ишектән мыгырданып керә). Әйткәнне дә белмиләр, нахаллар! (Кереп җиткәч.) Сез кайчан да булса түлисезме, юкмы инде?

Роза. Фрау Эльза, сезнең алачагыгыз бервакытта да бездә калмас.

Эльза. Калмас-калмас. Күпме вакыт үтте бит инде, әзрәк алладан оялырга кирәк иде.

Роза. Алладан миңамы инде оялырга, фрау Эльза? Ярлыны талаучылар оялсыннар иде аңардан.

Эльза (курыккан, кыяфәт белән.). Ах, фрау Роза, немец хатынына монсы бер дә килешми... Бөек тәнрегә ни өчен тел тидерергә...

Роза. Сезгә менә оялырга ярый ул тәңредән, шырпы кабыгы кадәр бүлмә өчен...

Эльза (булеп). Ах алла, риза булмасагыз чыгасыз гына, мин сезне бәйләп тотмыйм ич.

Роза. Беләм, сез бәйләмисез - тормыш бәйли, фрау Эльза, тормыш... Ләкин шулай да сезгэ нерваларыгызны алгы көннәрегез өчен сакларга киңәш итәр идем.

Эльза (ирония белән). Рәхмәт яхшы киңәшегезгә, ләкин миңа иртәгә квартира акчасы түләнгән булсын. Башкача булганда миңа властьларга мөрәҗәгать итәргә туры килер. (Ишекне каты итеп ябып, чыгып китә.)

Роза. Елан, эшче канын эчеп дуңгыз төсле симергән. (Уйлый.) Мин китәм, әни белән Ганс калалар. Алар ничек көн итәрләр? Бу ит кибәненә булган бурыч, ах, уйларга да куркыныч!

                    Звонок. Роза ишекне ача, ишектә кайгылы Клара күренә.

Роза инәт үзгәреп).  Нәрсә булды, әни?

Клара (эндәшми, кулын гына селти).

Роза. Әни, нинди дә булса начар хәбәр бар ахры?

Клара. Күптән көтелгән хәл.

Роза. Нинди күптән көтелгән хәл?

Клара. Эштән...

Роза. Эштәнмени?

Клара. Әйе, явызлар эштән кудылар. (Кроватька ятып, капланып елый башлый.)

Роза (Клараның янына барып, кочаклап торгыза). Кайгырмыйк, әнкәем, бәгырем, көтелмәгән хәл түгел.

Клара (елый). Бер син генә эшләп ничек туенырбыз инде: квартира, су, электр, газ...

Роза. Бер без генә түгел,   ил белән бит, әни.

Клара. Илне хәерчелеккә батырдылар, миллионнарны эшсез калдырдылар, бер телем икмәкләрен тартып алдылар. Ни дисең боларга!

Роза. Көрәш  сәгате сугарга якынлаша, әнкәй. Тиздән бездә дә СССР даты кебек бәхет кояшы балкыр, тиздән...

Клара. Ганс кайда   соң, кайткандыр бит?

Роза. Юк   әле,   бүген   нигәдер әзрәк соңга калды.

Клара. Бүген аларның хәрби дәрес көне бит, алый киткәннәрдер үзләрен. Әй, җәфалыйлар да соң мескеннәрне!

Роза. Фашистлар үз башларына хәзерлиләр аларны. Яшьләр, кулларына мылтык тотсалар, көпшәсен кемгә   таба   бора   белерләр.   (Пауза,   халыкка карап.) Үземнең хәлне әнигә ничек белдерергә инде?

Роза. Әни!

Клара. Әу, кызым?

Роза ңайсызланып). Әни!

Клара. Тыңлыйм, кызым, я, әйт.

Роза. Әни,  мин...

Клара. Тыңлыйм, кызым, тыңлыйм.

Роза. Мин,  әни...

Шул вакыт звонок тавышы ишетелә, Роза барып ишек ача, ишектән Ганс кайтып керә,  җилкәсендә китап сумкасы. Роза Гансның маңгаеннан үбеп.

Нигә бик соңардың, аппагым?

Г а н с. Директорга  чакырттылар.

Роза. Нигә?

Ганс. Беләсең инде аларны. Һаман шул бер әйбергә бәйләнәләр. Синең әтиең коммунист булган, концен­трация лагерында үлгән диләр, житмәсә...

Клара (якын килеп). Я, тагын нәрсә?

Ганс (китап сумкасын өстәлгә куеп). Бүген геог­рафия дәресендә III нче империянең чикләрен аларча күрсәтмәдем.

Роза. Ә ничек күрсәттең соң?

Ганс. Чехо-Словакияне, Австрияне, Данцигны Гер­мания мәмләкәте составына кертмәдем.

Клара. Шуннан?

Ганс. Укытучы бер агарынды, бер кызарынды, тәмам бүртенде. Син бу эшең белән III нче империяне хурлыйсың, безнең бөек идеалларыбызны аяк астына салып таптыйсың, - ди.

Роза. Ә син нәрсә дидең?

Ганс. Сезнең идеалларыгыз, укытучы әфәнде, не­мец халкы идеалы түгел. Басып алынган илләрдәге вакытлы хуҗаларны аннан бик тиз куарлар, дидем.

Клара.  Яхшы да әйткәнсең,   Ганс.

Ганс. Мине директорга алып бардылар. Ә дирек­тор инде эшне кыска тотты.

Клара. Чыгардылармы?

Роза. Башка ни көтәсең инде алардан?

Ганс. Чыгардылар гынамы соң! Директор әле төрмә белән куркыта.

Роза. Ах, варварлар!

Клара. Шулай укымыйча калырсыңмы   икән?

Роза. Мин бу хакта бер иптәшкә язу калдырырмын, ул берәр төрле юлын табар. Фашист мәктәбендә барыбер рәтле белем ала алмассың. (Өстәлгә барып язу яза.)

Ганс (әбисен кочаклап). Ә син, әби, юкка күңелсезләнмә.

Клара. Куанырлык эшләр юк бит, күгәрченем.

Ганс. Нәрсә, әллә теге хәбәр дөрес булып чыктымы?

Клара. Әйе, күгәрченем, без бүген икебез дә бер хәлдә кайтып кердек.

Роза (язып бетереп, Ганска бирә). Менә монсы Эрнст Беренгард дигән иптәшкә, сине укуга урнаштыру турында. Бусы да аңа ук, бик авыр хәлгә калганда, шушы адрес белән барырсың. Озын мыеклы Альфред дигән швейцарга бирерсең.

Ганс. Ә син кая буласың, әнкәй?

Роза. Минме? (Гансны кочаклап, Кларага таба килә, икесенең уртасына кереп.) Беләсезме, партия миңа бик зур эш тапшырды.

Клара. Зур эш?

Роза. Әйе, зур эш. Ләкин аны үтәү өчен мин хәзерге минуттан ук Берлиннән китәргә тиешмен. (Ганс Розаны, кочаклый.)

Ганс. Мин сине сагынырмын бит, әни?

Роза. Сагынырсың, ләкин түзәрсең, пионер кеше һэр авырлыкка да чыдам булырга тиеш. Чыдамлык ягыннан син, Ганс, әтиенңән үрнәк алырга тиешсең. Ләкин сер алучы дошманнан сак булыгыз. Үзебезнең кешеләрне шуннан танырсыз: уң кулларының имән бармакларында балдак булыр. Сез: „Балдагыгыз бик ялтырый икән!" диярсез. Ул: „Әниемнән истәлек булып калды" дияр. Пароль шул булыр. Онытмагыз. Ә син елама, әни...

Клара (елый). Ничек еламаска кирәк, өч кайгы бергә туры килде бит, кызым.

Звонок бирәләр, Роза бик тиз генә чемодандагы браунингны алып, кесәсенә тыга. Клара аптырап тора. Роза, Ганс белән Клараны үбә дә, тәрәзәдән төшеп югала. Клара, Гансның колагына нидер әйтеп, аны кроватька яткыра. Аннан „Кем ул? кем бар?" дип ишекне барып ача. Ишектән өч штурмовик керә.

Штурмовик. Нигә озак ачмадыгыз?

Клара.  Нәрсә дисез?

Штурмовик (Клараның колагына). Нигә озак ачмыйча торасыз, дим?

Клара. Нигә озак ятмыйсыз дисеңме? Әле бик иртә ич.

Штурмовик. Роза Шварц кайда?

Клара (кулын колагына куеп тыңлаган була, Ганска таба күрсәтеп). Авырый шул, бернәрсә ашамый, бер тамчы эчми.

Штурмовик. Әй җен карчыгы, кит әле моннан. (Сугып ега.)

Ганс (башын күтәреп). Минем әбиемә сугарга хакың

юк синең!

Штурмовик. Әле сиңа да кирәкме! Эт баласы! (Штурмовикларга.) Ни карап торасыз, тентегез!

Штурмовиклар тентергә   тотыналар, тыштан мылтык атылган тавыш    ишетелә. Клара „Ах!"    дип куя,   Ганс ыңгырашыл   борылып ята.

 

                                                 П ә р д ә